Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккечә үк кискен тора

Коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.

Анда авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрлек тармагы вәкилләре катнашты. Утырыш барышында республикада һәм районда коррупциянең торышы турында халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре, коррупциягә каршы тору буенча комиссия карарларының үтәлеше, Пенсия фондына бурычлар, милек һәм җир участоклары өчен аренда түләүләре, норматив-хокук актлары һәм аларның проектлары буенча коррупциягә каршы экспертиза турындагы мәсьәләләр каралды.

Район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Купоросов коррупция буенча республика халкы арасында бәйсез экспертлар үткәргән сорашу нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны китерде. Аңа карагында, республиканың күпчелек кешесе ришвәт бирүне ( сорашучыларның 67 процентка якын), хезмәт урыннарыннан усал максатларда файдалануны (57 проценттан артык), куркытып алуны коррупция дип алый (38 проценттан артык). Безнең район кешеләре райондагы проблемалардан чиновниклар арасында коррупцияне күрсәтмәгәннәр. Ә менә сорашучыларның һәр алтынчы мондый хәлгә эләгүләрен әйткәннәр. Социологик тикшерүләр көнкүрештә һәм эштә коррупциянең кимүен күрсәтә. Халыкның күпчелеге өчен (80 процентка якыны) массакүләм матбугат чараларында коррупциягә каршы сәясәт җитәрлек алып барыла дип әйтә. Экспертлар бәясенә караганда, күпчелек кешеләр министрлыклар һәм ведомостволар, шулай ук җирле үзидарәләр эшчәнлегеннән канәгать.

Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева районда 185 эшмәкәрнең Пенсия фонды алдында бурычлары булуын әйтте. Аның гомуми суммасы 4 миллион сумнан артып китә. Ә бу пенсия түләүдә кыенлыклар чыгара.

Моннан тыш, 84 кеше эшмәкәрлек эшен ташлаган, ләкин бурычларын түләмәгәннәр. Пенсия фонды аларның эшен суд приставлары һәм прокуратурага тапшыра.

Җир һәм милек палатасы җитәкчесе Равил Галәветдинов җир участокларын арендалаган өчен бурычларны түләмәүчеләргә карата нинди эш алып барылуы турында сөйләде (документларны судка һәм башка инстанцияләргә тапшыру).

Башкарма комитеты юристы Марина Хрусталева хокук актларын һәм аларның проектын коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, закон бозуларны бетерү турында хәбәр итте.

Коррупциягә каршы район комиссиясе рәисе, район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясады. Ул башкарыла торган эшнең мөһимлегенә басым ясады, бу мәсьәләләрнең республика һәм район җитәкчелеге контролендә булуын билгеләп үтте. Киләчәктә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш Коррупциягә каршы комиссия