Дәүләт Думасы депутаты Елена Ямпольская Спас районы халкын кабул итте
Депутатка дүрт кеше мөрәҗәгать итте.
Кичә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Спас районы бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният буенча комиссия рәисе Елена Ямпольская халыкны кабул итте. Кабул итүдә Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов та катнашты.
Депутат янына дүрт кеше килде.
Мөрәҗәгать итүчеләрне яшьләр үзәгенә бүлеп бирелгән иске КОМЗ бинасына реконструкция ясау, КИМ поселогында клуб төзү, район Мәдәният йортына тавыш җайланмаларын сатып алу мәсәләләре борчыды.
Болгарда яшәүче исә депутатка “Болгар” балалар лагерының хуҗалык корылмаларына һәм җәйге эстрадага капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр итте.
Барлык мәсьәләләр буенча җаваплар бирелеп, эшкә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев