Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дипломнар белән бүләкләнделәр

Тармак технологияләре техникумының икенче курс студентлары Ксения Яранова белән Александр Сорокин һөнәри осталыкның республика конкурсында катнашулары өчен дипломнарга лаек булдылар. Ксения Казан экономика, идарә итү һәм хокук институты җәмәгать туклануы тармагында белгечләр хәзерләүче югары, урта һәм башлангыч мәгариф учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән бәйгедә катнашты. Ул жюри игътибарына балык ашлары тәкъдим...

Тармак технологияләре техникумының икенче курс студентлары Ксения Яранова белән Александр Сорокин һөнәри осталыкның республика конкурсында катнашулары өчен дипломнарга лаек булдылар.
Ксения Казан экономика, идарә итү һәм хокук институты җәмәгать туклануы тармагында белгечләр хәзерләүче югары, урта һәм башлангыч мәгариф учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән бәйгедә катнашты. Ул жюри игътибарына балык ашлары тәкъдим итте һәм "Заманча һәм традицион технологияләрнең оригиналь кушылуы" номинациясендә билгеләп үтелде.
Александр исә Яр Чаллыда башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән олимпиадада катнашты. Ул повар-кондитер буларак чыгыш ясап, "Тизлек һәм осталык" номинациясендә билгеләп үтелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X