Чәршәмбе көнне узган район Советы утырышында кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шуларның берсе - алкоголь продукциясе сату һәм җитештерүне җайга сала торган норматив актларга үзгәрешләр гамәлгә керүе. Бу мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова чыгыш ясады.
Яңалыклар кертелү сәбәпле, вәкаләтләрне тормышка ашыру кысаларында авыл җирлеге башлыкларына алкоголь продукциясен һәм аның суррогатларын законсыз рәвештә җитештерү һәм әйләнешкә кертүгә чик кую буенча эшләрне дәвам итү кирәклеге турында әйтелде. Район базарына яшерен һәм халык сәламәтлегенә зур зыян китерә торган ялган һәм суррогат спиртлы эчемлекләрне кертүне булдырмас өчен Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистайдагы контроль-инспекция бүлеге, Эчке эшләр бүлеге тиешле чаралар күрергә тиеш.
Район Советының узган елның 12 декабрендә расланган 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина җиткерде. Билгеләп үтелгәнчә, республика органнарының район бюджетына субсидия һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә средстволар бүлеп бирү турындагы карары нигезендә, гомуми план күләменә үзкеремнәр керү сәбәпле, бюджетның керем өлеше күләме 4091,54 мең сумга, шул исәптән салымныкы булмаган керемнәр исәбенә 11,36 мең сумга арта. Моның нигезендә бюджет чыгымнары 10448,34 мең сум исәбенә арта. Бу акчалар кайбер оешмалар ихтыяҗларына, җирлекләргә финанс ярдәме күрсәтүгә тотылачак.
Проект экспертизасына контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов уңай бәя бирде һәм барысы да законга нигезләнеп эшләде, дип билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар шулай ук физик затларның 2018 елга һәм планлы 2019 һәм 2020 елларга керемнәренә салына торган салымыннан район бюджетына өстәмә норматив буенча акча күчерү өчен дотацияләрне муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешенә алмаштыруны килештерү мәсьәләсен; Советның җирле үзидарә органнарының сайланып куела торган әгъзалары, муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре хезмәтенә түләү буенча кабул иткән карарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шулай ук аерым бюджет тармагы оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү шартлары, муниципаль милекне тапшыру белән бәйле булган һәм башка мәсьәләләр каралды. Һәркайсы буенча тиешле карар кабул ителде.
Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президентының территорияләр буенча эшләү идарәсе баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин катнашты.
Фото: http://pro-ap.ru/offer/2745-zasedanije-soveta-deputatov-naro-fominskogo-rajona
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев