Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтчеләр корпусының ситуация үзәге 8 сентябрьдә бозулар турында мәгълүматны тикшерәчәк

Казанда “Чиста сайлаулар өчен” күзәтчеләр корпусының ситуация үзәге эшен башлап җибәрде.

Үзәк алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга, шулай ук тавыш бирүгә кадәр калган көннәрдә сайлау процессына мәгълүмати мониторинг үткәрәчәк. Ситуация үзәгенең бурычы – тавыш бирү барышында мөмкин булган бозулар турында кергән мәгълүматка хокукый бәя бирү.
Үзәктә 25-30 белгеч, шул исәптән электорат хокукы буенча юристлар, юридик компания хуҗалары һәм җитәкчеләре, юридик фәннәр кандидатлары эшләячәк.
- Ситуация үзәге сайлаулар турында барлык булган чыганаклардан –  участокларда эшләүче җәмәгать тикшерүчеләреннән, НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторингның интернет-порталыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән, телеграм-каналлардан, мессенджерлардан алынган мәгълүматны бергә туплаучы “аккумулятор” ролен үти, - дип билгеләп үтә “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы региональ координаторы Павел Соломонов. – Моннан тыш, без партия һәм кандидатларның вәкилләре һәм күзәтчеләреннән кергән мәгълүматны тикшерәчәкбез. Мәгълүмат барлык районнардан җыела. Безнең бурыч – алынган хәбәрләргә тиешле хокукый бәя биреп, аларның дөреслеген тикшерү, бозулар һәм провокацияләр турында мәгълүмат чынбарлыкка туры килгән очракта аларны бетерү өчен тиешле чаралар күрү.
Сайлаучылар өчен ситуация үзәге “Кайнар линия” ача – мөмкин булган бозулар турында 8-9033-19-48-00 телефоны буенча хәбәр итәргә була.
Үзәктәге һәр хезмәткәргә 50ләп сайлау участогы беркетелә. Ситуация үзәге белгечләре җәмәгать күзәтчеләре белән тыгыз бәйләнештә эшли.
- Хәзерге вакытта без әзерлек сызыгында торабыз, - ди корпус лекторы Тимур Какохо. – Күзәтчеләр белән инструктажлар үткәрелә, аларның фото һәм видеоматериаллар белән эшләргә, мессенджерларда аралашырга әзерлеге тикшерелә.
“Чиста сайлаулар өчен” корпусы һәм ТР Җәмәгать палатасы бәйсез күзәтчеләрне Татарстанның барлык 2811 сайлау участогына да җибәрергә планлаштыра. Аларның барысы да өйрәтү үткән, чөнки корпус юристларының семинарлары һәм лекцияләре Татарстанның барлык зур шәһәрләрендә дә булды.
- Җәмәгать күзәтчеләренә корпус экспертлары әзерләгән, бәйсез күзәтчеләрнең барлык хокуклары һәм бурычлары, шулай ук провокацияләргә һәм штаттан тыш хәлләргә ничек җавап бирергә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатып бирелгән “Күзәтче белешмәлеге” ярдәмгә киләчәк, - дип аңлата Какохо.
Татарстанда ситуация үзәге “Чиста сайлаулар өчен” корпусының региональ бүлеге вәкилләре инициативасы буенча оештырылды. Аны оештырганда федераль ситуация үзәге һәм төрле дәрәҗәдәге башка сайлауларны уздырганда эшләүче региональ үзәкләр тәҗрибәсе исәпкә алынды. Татарстанда “Чиста сайлаулар өчен” корпусының ситуация үзәге 2018 елның март аенда РФ Президенты сайлауларында да эшләгән иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев