Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чәчәкле авылында юбилярларны хөрмәтләделәр

Мондый парлар — яшь буын өчен үрнәк.

Узган ял көннәрендә Чәчәкле авылында чын бәйрәм узды – биредә тантаналы рәвештә юбилярларны һәм гаилә юбилейларын билгеләп үткән парларны котладылар. 65 ел бергә гомер итүче Гөлминкә һәм Хәҗәбулла Шаһиәхмәтовлар, шулай ук 45 ел иңгә-иң куеп яшәүче Гөлфинә һәм Инсаф Хәбибуллиннар, Фәнисә һәм Илдус Минхәсәповлар, Гөлүсә һәм Харис Рәхимовлар гаиләләре бу көнне игътибар үзәгендә булдылар.

"Мондый парлар — яшь буын өчен чын үрнәк. Аларның зирәклеге, сабырлыгы һәм үзара аңлашып яшәүләре зур хөрмәткә лаек", — дип уртаклашты җирле ветераннар оешмасы рәисе Гөлүсә Рәхимова.

Җирле ветераннар оешмасы вәкилләреннән тыш, юбилярларны Спас районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Равил Галәветдинов һәм җирле үзидарә башлыгы Рәмис Фәисханов котлады. Юбилярларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Ләкин бәйрәм моның белән генә тәмамланмады әле. Быел түгәрәк дата (55-90 яшьләрен) билгеләп үткән 39 авыл кешесе хәйрияче Илназ Хөсәеновтан бүләкләр алды. 

Авыл халкы һәм юбилярлар онытылмаслык бәйрәм өчен барлык оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Илназ Әнвәр улы Хөсәеновка бүләкләре һәм игътибары өчен аерым рәхмәт әйттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев