Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бюджетка өстәмәләр кертелде

Район Советының бу елдагы соңгы утырышы булды. Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында утырышта катнашучылар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Бюджетка субсидия һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә акча бүлеп бирелү сәбәпле, аңардан нәтиҗәле һәм оптималь файдалануны тәэмин итү өчен депутатлар каравына проект тәкъдим ителде. Шулай ук...

Район Советының бу елдагы соңгы утырышы булды.
Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында утырышта катнашучылар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Бюджетка субсидия һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә акча бүлеп бирелү сәбәпле, аңардан нәтиҗәле һәм оптималь файдалануны тәэмин итү өчен депутатлар каравына проект тәкъдим ителде. Шулай ук салымныкы булмаган керемнәрне коммуналь чыгымнарны каплауга тоту турында тәкъдим кертелде. Моннан тыш, балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә, хәрби учетны алып баруга, халыкны тузган торактан күчерүгә, "Солнышко" балалар бакчасына алынган грант акчасы, парклар көне һәм башка чараларны уздыруга алынган субсидиянең күләме дә төгәл ачыкланды.
Контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре турында хәбәр итте һәм бюджетка кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кабул итәргә тәкъдим итте. Депутатлар аның тәкъдиме белән килеште. Сессиядә шулай ук җәмәгать советының яңа редакциядәге положениесе расланды, муниципаль милекне тапшыру турындагы мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Ул нәтиҗәле эш өчен һәркемгә рәхмәт әйтте һәм Яңа ел белән котлап исәнлек-саулык, киләчәктә уңышлар теләде.
Фото: http://dumasysert.ru/povestka-zasedaniya-komissii-po-voprosam-byudzheta-promyshlennosti-transporta-nalogam-nedvizhimosti-i-imushhestva/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев