Менә түземсезләнеп көтеп алынган җәй дә үтеп китте. Еш явып торган яңгырлары, салкын төннәре, саргая башлаган яфраклары белән табигать көзгә аяк баса. Эссе җәйге көннәр турында сагынып искә алырга гына калды. Быелгы җәй кайсы ягы белән истә калды икән?
Любовь Вафина, Балалар иҗат йортының тәрбия эше буенча директор урынбасары:
- Июньнән башлап августка кадәр мин "Болгар" балалар сәламәтләндерү лагерына җитәкчелек иттем. Дүрт смена да кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Балалар рәхәтләнеп су коенырга йөрделәр, кызындылар, табигать кочагында ял иттеләр, төрле кызыклы чараларда катнаштылар. Дөрес, аларның ялын тиешенчә оештыру өчен шактый проблемаларны хәл итәргә туры килде. Кирәкле кадрларны табарга, лагерьны азык-төлек белән тәэмин итәргә, башка бик күп мәсьәләләр артыннан йөрергә туры килде. Шөкер, барлык проблемалар үз вакытында хәл ителде.
Бу җәйдә гаиләбездә дә үзгәрешләр булды. Кызым югары белем турында диплом алып, хәзер ТСЖда экономист булып эшли. Кияүгә дә биреп өлгердек. Шулай итеп, гаиләбез артты. Дөрес, яшьләрнең әлегә үз тораклары юк, шулай да аны сатып алу турында уйлыйлар. Боларның барысы да безнең өчен өстәмә шатлык.
Шунысы кызганыч - маринадлар һәм тозлыклар ясап куярга вакытым бөтенләй булмады. Кышын барысын да кибеттән сатып алырга туры киләчәк.
Надежда Дмитриева, авыл Мәдәният йорты директоры (Аграмак авылы):
- Бу җәй эссе, кояшлы көннәре, дусларыбыз белән табигать кочагында ял итүләр белән истә калды. Гомумән, җәй бик күңелле үтте, авылда су белән проблемалар килеп чыкмаса ул тагын да ямьле булыр иде, ләкин бакчага сибәргә су җитмәве теңкәгә тиде. Җәен бөтен авыл сусыз интекте. Бу авыр хәлдән чыгу юлларын һәркем үзенчә хәл итә алды. Ни кызганыч - җәй генә бик тиз үтеп китте...
Михаил Федонин, пенсионер (Болгар шәһәре):
- Бу җәй башкалардан бер ягы белән дә аерылмады. Мин кечкенәдән үк балык тотарга яратам, шуңа күрә күп вакытымны Идел буенда үткәрәм. Бу шөгыль миңа күңел тынычлыгы бирә.
Ни кызганыч, быел җәй күп туганнарымны, танышларымны, элеккеге хезмәттәшләремне - унга якын кешене соңгы юлга озатырга туры килде. Гомер шулай тиз үтә икән ул...
Дарья Зуйкова, 2нче Болгар мәктәбенең 8нче класс укучысы:
- Узган җәйдән күңелле хатирәләр генә калды. Беренче чиратта, ул диңгезгә сәяхәтләр белән истә калды. Кара диңгездә - икенче, Каспийда беренче тапкыр булып кайттым. Андагы рәхәтлекне сүз белән әйтеп бетерерлек түгел! Җәйге ялымны күңелле оештырулары өчен әти-әниемә рәхмәт.
Александр Чегодаев, сезонлы эшче (Антоновка авылы):
- Яздан ук фатирга ремонт ясарга тотынганлыктан, җәйне күрмәдем дә диярлек. Идәннәрне, түшәмне, тәрәзәләрне, түбәне тулысынча алыштырдым. Хәзер җылыту системасын ясыйм. Йортыбызның эчен дә, тышын да матур итәсе килә. Шунысы яхшы - күп нәрсәне үзем эшли беләм. Кеше ялласам ремонт кыйммәткә төшәр иде.
Тормыш шул бер җай белән барды. Башка авыл кешеләре кебек, безнең дә үз хуҗалыгыбыз, зур бакчабыз бар. Аларны карарга мәктәптә укучы кызларым ярдәм итә. Алар мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Кирәк нәрсә белән үзебезне үзебез тәэмин итәбез. Авырлыклардан зарланырга яратмыйм, алар бездә генә түгел, бөтен кешедә дә бар.
Людмила Микшина, Болгар балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучысы:
- Бу җәйдән онытылмас хатирәләр калды, мин Франциядә булып кайттым. Могҗизалы замогы белән танылган Бретань герцоглыгын, Версальнең япон бакчаларын күреп шаккатып кайттым, Атлантик океанда су коендым. Ләкин Париж берни белән дә чагыштырып булмаслык тәэсир калдырды. Бу шәһәрдә булу күптәнге хыялым иде. Анда мин күптән Франциядә яшәүче якташыбыз Анатолий Глухов белән очраштым. Мона Лизаның картинасы белән танылган Лувр музеен, Елисей кырларын, Монмартрны, күренекле кешеләр күмелгән Пер-Лашез зиратын, Сорбонна университетын, Наполеон укыган Марс кырындагы хәрби училище - боларның барысын да үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Бу минем өчен чын бәхет булды. Кичке утлар белән балкыган Эйфель башнясы әле дә күз алдыннан китми. Мин чит илдә өченче тапкыр булсам да, бу сәяхәт - иң истә кала торганы булды.
Снежанна Кузнецова, Казан икътисад-хокук колледжы студенты:
- Мин җәйне түземсезлек белән көтеп алдым. Беренче курс өчен имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, туган авылым Өчкүлгә кайттым. Җәй көне су коендым, кызындым, катамаранда йөрдем, машина йөртергә өйрәндем, Казанда аквапаркта булып кайттым һәм, билгеле инде, әти-әниемә йорт һәм бакча эшләрендә ярдәм иттем. Ни кызганчы, җәй бик тиз үтеп китте... Хәзер укуны дәвам итәргә кирәк.
Дарья Бердникова, 8нче класс укучысы (Болгар):
- Бу җәйне мин "Болгар" лагереның профильле дүртенче сменасында ял иттем. Һәр көнем бик кызыклы, эчтәлекле үтте, шуңа күрә ялым истә калырлык булды. Мин яңа дуслар таптым. Җәй - иң күңелле вакыт! Җәй белән саубуллашу бераз моңсу булса да, табигатьнең һәр фасылы үзенә генә хас матурлыкка ия.
Алсу Ходжиева, кадет мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Һәр җәй кайсы ягы беләндер бер-берсенә охшый торган була, ләкин һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Быел җәй мин август аенда бер төркем кадетлар белән Кырымда, "Золотые пески" сәламәтләндерү лагеренда булып кайттым. Бу профильле кадет сменасында Татарстаннан 100 кеше ял итте. Программа бик эчтәлекле төзелгән иде, барысы да бик кызык булды. Без герой-шәһәр Севастопольдә, Бахчасарайда булдык, Кырым тауларына мендек. Төрле ярышлар, массакүләм чаралар кадетларның иң көчле якларын күрсәтергә ярдәм итте. Безнең укучыларыбыз да сынатмады. Шулай итеп, алар Кара диңгезне үз күзләре белән күреп кайттылар.
Нет комментариев