Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурумов исемендәге премия лауреаты Камил Сәгъдәтшин ТНВ тапшыруында катнашты

«Таяну ноктасы» телетапшыруы Спас районында да табылган ялган предприятиеләр турында сөйләде.

Якташыбыз, журналист һәм «Новая жизнь» газетасының Андрей Бурумов исемендәге премиясе лауреаты Камил Сәгъдәтшин ТНВ телеканалының кичке эфирында узган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты.

Тапшыруда катнашучылар Татарстанда үз фермер производствосын үстерү турында фикер алыштылар, продукцияне маркировкалау һәм экспертизалау белән бәйле проблемаларны җиткерделәр.

Моннан тыш, тапшыруда сүз бары тик кәгазьдә генә булган һәм продукция җитештерү һәм эшкәртү буенча чынлыкта эшчәнлек алып бармаган ялган предприятиеләр турында да барды. Мәгълүматлар буенча, Спас районы территориясендә мондый өч предприятие табылган. Аларның берсе дә чынбарлыкта юк һәм реестрда әйтелгән эшчәнлек белән шөгыльләнмиләр.

Алып баручылар Айваз Садыйров һәм Луиза Закирова белән теледебатларда шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм республика фермерлыгы вәкилләре катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев