Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак солдатларга яхшы теләкләр

Җиңү көне алдыннан район Мәдәният йортында тиздән Кораллы көчләр сафына китүче егетләр өчен күркәм бәйрәм оештырылды.

Залга егетләр кадет мәктәп-интернаты укучылары оркестры башкаруындагы хәрби марш музыкасы астында керде. Бу чакырылышта безнең районнан армиягә утыздан артык егет китә. Район башлыгы Камил Нугаев аларны бу вакыйга белән чын күңелдән котлады.
- Армия хезмәте җиңел түгел. Ләкин ир-егетләр элек-электән Ватанны саклаучы булды. Моңа да өйрәнергә кирәк. Хәзер армия яңача кораллана, яңа техника белән тәэмин ителә, бу белем һәм осталык таләп итә. Безнең район егетләре армиядә яхшы хезмәт итәләр, биткә кызыллык китермиләр. Без хәрби часть командованиесеннән рәхмәт хатлары еш алабыз. Сезне дә сынатмассыз, дип ышанам. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз!
Армиягә китүчеләрне Татарстан Республикасының Спас районындагы хәрби комиссары подполковник Илһам Мидхәтов, район ветеран оешмалары җитәкчесе Юрий Зуйков котлады. Бу көнне егетләр әти-әниләреннән һәм укытучыларыннан да бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. Ә бертуган Данилиннар өлкәннәр традициясенә лаеклы булу өчен тырышып, намус белән хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар.
Үзешчән артистлар егетләргә иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. Халык алдында Рамилә Исхакова, Азалия Бакирова, Ольга Лобанова, Ольга Бурмистрова, бию коллективлары чыгыш ясады.
Тантана ахырында район җитәкчелеге, шәһәр башкарма комитеты исеменнән егетләргә бу тантана истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Рәсемнәрдә: бертуган Данилиннар; сәхнәдә призывниклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көн призывникны