Булачак хуҗаларны сөендереп
Агымдагы елның август урталарында шәһәребездә республика Президенты программасы буенча ятим балалар өчен бер катлы ике торак йорт төзелә башлады.
Йортлар Ленин урамындагы иске йортлар урынында төзелә, бу эшләрне "Сувар Б" оешмасы башкара. Хәзерге вакытта инде керамзит-бетон блоклардан стеналар ясалган, җылыту материаллары куелганнан соң, кирпеч белән тышлыйлар. Шәхси җылыту системасы булган һәр йортның торак мәйданы 36 квадрат метр тәшкил итә. Йортларга янкорма итеп мунча ясала, өй янында 21 квадрат метр зурлыгындагы хуҗалык корылмалары булачак. Шулай итеп, кешеләргә уңайлы булсын өчен барлык шартлар күздә тотылган. Өй эче дә заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнәчәк.
Бу көннәрдә объектта Шамил Сафиуллов бригадасы эшли. Төзүчеләр диварларны күтәрүдән тыш, идәннәрне җәяргә, пластик тәрәзәләр куярга, түбә ябарга, хуҗалык корылмаларын ясарга тиеш. Эчке эшләрне башка бригада алып барачак. Йортлар артык зур түгел, ләкин уңайлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев