Булачак Ватан сакчысы
Тимур Хәеров киләчәктә хәрби булырга хыяллана
Тугызынчы класс укучысы Тимур Хәеров П.А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбенең иң яхшы укучыларыннан берсе булып санала. Яхшы билгеләргә укый, мәктәп һәм республика олимпиадаларында җиңүче, активист һәм менә дигән егет тә ул.
Кадет буласым килә
Тимур Россиянең карбыз башкаласы – Әстерхан шәһәрендә туган. Безнең якларга биш ел элек күченгән. Ә эш болай килеп чыга: Тимурның дәү әти белән дәү әнисе Болгардан якын гына урнашкан Приволжск поселогына яшәргә кайталар. Безнең якларның гүзәл табигате, сихри Идел манзарасы, саф һава бик тә күңелләренә хуш килә аларның. Тимур сеңлесе белән исә һәр җәй алар янына кунакка кайтып йөри. Болгарда кадет мәктәбе барлыгын белгәч, малай шунда ук анда укырга теләк белдерә. Әти-әнисе улының бу карарына каршы килми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тимурның әнисе дә, әтисе дә хәрби хезмәт белән бәйле түгел.
– Мин балачактан ук хәрби уеннар белән мавыктым, – дип сөйли кадет, – сугыш тактикасын һәм стратегиясен билгеләргә, һөҗүм һәм саклану чаралары турында уйларга яраттым. Миңа хәрби эш, хәрби дисциплина якын. Һәм шуңа күрә монда укыйм.
Егетне әти-әнисеннән еракка китү дә, башка кыенлыклар да артык куркытмаган.
– Кадет мәктәбенә укырга керү минем өчен бер дә җиңел булмады, – дип сөйли хәзер Тимур. – Рус теле һәм математика буенча имтиханнар өчен артык борчылмасам да, физик әзерлек нормативларын тапшыруга бер дә ышанычым юк иде. Аларга әзер түгел идем мин! Ләкин үз-үземне кулга алып, барысын да уңышлы тапшырып чыга алдым. Һәм, ниһаять, кадет булдым!
Башка егетләр белән кадет антын биргәч, коллективка да, мәктәп тормышына да бик җиңел кушылып китә Тимур. Хәзер тормышының һәр минуты дисциплинага буйсына, дисәң дә, дөрес булыр. Билгеле, күпчелек вакыты укуга бирелә.
– Максатыма ирешү өчен төп шарт – яхшы уку. Шуңа күрә өчлеләр алмаска, сынатмаска тырышам.
Бүген – кадет, иртәгә – офицер
Мәктәп тормышының беренче көннәреннән үк Тимур киләчәктә хәрби офицер булам, дигән ныклы карарга килә. Катгый дисциплина, каравылда торулар – барысы да аның күңеленә якын һәм бернинди кыенлыклар китерми.
– Башта хәрби авиация, хәрби диңгез флоты турында уйлаган идем. Әмма ахырда Казан танк училищесын сайладым. Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлаганнар һәм уңышларга ирешәләр, – ди Тимур. – Минем үрнәк алырлык кешеләрем бар. Туганнарым Бөек Ватан сугышы уты аша узганнар. Мәсәлән, дәү әтием Якуб Шамил улы Хәеровны фронтка сугышның беренче көннәреннән үк алалар. Икенче дәү әтием Никита Фадеевич Кайманов чик сакчысы булган. Бөек Ватан сугышыннан тыш, Совет-Фин һәм башка сугышларда катнашкан. Сугышны генерал-майор дәрәҗәсендә тәмамлаган, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Мин алар белән бик горурланам һәм аларның истәлегенә лаек булырга телим. Ә кадет мәктәбе миңа хәрби офицер тормышына яхшы әзерләнергә ярдәм итәр, дип ышанам.
Характерны ныгыту
Чыдамлык, тырышлык, мөстәкыйльлек – биш елга якын укыган вакытта егет үзендә нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләгән.
Кадетлар өчен көн режимының һәр минуты язылган: зарядка, иртәнге аш, дәресләр, аннан соң –тренировкалар, төрле түгәрәкләр һәм спорт секцияләре, үзлегеңнән әзерләнү. Дәресләр 8 сәгать 10 минутта башлана, гадәттә, көненә биштән җидегә кадәр дәрес була.
– Үзем дә уңай якка үзгәрешләр сизә башладым, – ди кадет. – Элек мин андый җаваплы кеше түгел идем. Ә хәзер дисциплинага, көн тәртибенә буйсыну бик җиңел. Кадет мәктәбенә укырга керүемә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Уку елдан-ел авырая. Яңа фәннәр өстәлә, темалар катлаулана. Миңа математика аеруча авыр бирелә. Ә без быел төп дәүләт имтиханы (ОГЭ – ред.) тапшырабыз. Шуңа күрә бар көч әзерлеккә бирелә. Имтиханнарны яхшы тапшырырбыз, дип ышанам, чөнки безне менә дигән педагоглар укыта.
Шулай ук укытучылар һәм тәрбиячеләр илнең булачак сакчыларына патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирәләр. Бу тәрбия өлкәннәргә карата хөрмәт тә, иптәшлек хисе дә, теләктәшлек һәм ярдәм итү, әдәпле булу кебек сыйфатларны да күздә тота.
– Без Россия тарихын тирәнтен өйрәнәбез, сафта йөрибез һәм физик яктан әзерлек үтәбез, – дип сөйли Тимур. – Автоматны җыярга һәм сүтәргә, противогаз һәм саклану костюмнарын дөрес кияргә өйрәнәбез. Кадет мәктәбендә лекцияләр, әңгәмәләр, ветераннар белән очрашулар күп оештырыла. Ел саен Җиңү парадында катнашабыз, һәйкәлләрне чистартырга онытмыйбыз, солдатларыбызга гуманитар ярдәм төягәндә ярдәм итәбез.
Барысы өчен дә вакыт таба
Тимур сайлаган һөнәренең яхшы физик әзерлек таләп итүен бик яхшы аңлый. Шуңа күрә ул һәрвакыт спорт өчен вакыт таба. Чөнки спорт дисциплинага, максатларга ирешүдә үҗәтлеккә өйрәтә. Буш вакытларында (дөресен генә әйткәндә, андый чаклар бик аз була), ул тренажер залында шөгыльләнә. Физик күнегүләр инде яхшы гадәткә әверелгән. Тимур һәрвакыт үзе өчен яңа рекордлар куярга тырыша.
Тугызынчы класс укучысы мәктәпнең җәмәгать тормышында активлыгы белән дә аерылып тора. Класстан тыш чараларда катнашу һәм хореография номерларында чыгыш ясау аның өчен бер дә авыр түгел. Егетне район Мәдәният йорты сәхнәсендә дә еш күрергә мөмкин. Шулай ук Тимур шигырьләр язу белән мавыга.
– Мин тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен аеруча яратам. Минемчә, алар бик мөһим. Чөнки дәресләр безне гадәттән тыш хәлләрдә ничек дөрес хәл итәргә кирәклеген өйрәтә, – ди кадет. – Еш кына мин шушы фән буенча олимпиадаларда катнашам. «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында катнашу аеруча истә калды. Ике йөздән артык кешене артта калдырып, призер булдым. Мине соңыннан безнең администрациядә Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бик күңелле булды.
Абыйсы юлыннан
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тимурның энесе Минтимер дә абыйсыннан үрнәк алып, безнең кадет мәктәбенә кергән. Хәзер ул бишенче класста укый.
– Ул һәрвакыт миңа охшарга тырыша. Билгеле, һәрвакытта да уңышлы килеп чыкмый, – дип елмая Тимур. – Өченче класста чагында ук кадет мәктәбендә укырга теләк белдергән иде. Хәзер бер мәктәптә укыйбыз. Мин аның өчен һәр яклап үрнәк булырга тырышам. Энем дә спорт белән шөгыльләнергә ярата, бигрәк тә футбол секциясенә йөрү ошый. Мин дә, бөтен гаиләбез дә, энемә ярдәм итәбез һәм аның белән бик горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев