Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенге көндә Татарстанда 1582 мәчет эшли

Узган ел республикада 19 яңа мәчет ачылган.

Бүгенге көндә Татарстанда 1582 мәчет эшли. Аларның унтугызы узган ел ачылган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан шәһәрендә ике яңа мәчет ачылган. Шулай ук икешәр мәчет республиканың Чүпрәле, Актаныш, Әлмәт һәм Питрәч районында, берәр мәчет – Әтнә, Яңа Чишмә, Арча, Ютазы, Алабуга, Балык Бистәсе, Азнакай, Мөслим, Балтач мөхтәсибәтләрендә ишекләрен ачып җибәргән.

Мәчетләр төрле зурлыкта. Алар арасында берничә дистә һәм берничә йөз кеше сыйдырышлылар бар.

Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, мәчетләрдән тыш, яңа намаз бүлмәләренең ачылуы да Татарстан мөселманнары өчен сөенечле хәл. Узган ел мондый бүлмәләр Республика клиник хастаханәсе, Казан шәһәрендә РФ Оборона министрлыгының хәрби госпитале, Алабуга үзәк хастаханәсе һәм Казанның 20нче поликлиникасында эшли башлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев