Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә
Рөстәм Нургали улы 66 яшен тутырды.
Бүген, 1 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа 66 яшь тулды.
Үзенең Телеграм-каналында Рөстәм Миңнеханов барлык котлаучыларга рәхмәтен җиткерде.
«Кадерле дуслар, чын күңелдән котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Мин һәрвакыт сезнең белән. Республика, алга! Рәхмәт», - дип язган ул.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, «Товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча Мәскәү Совет сәүдәсе институтының Казан филиалын тәмамлаган.
1996-1998 елларда – ТР финанс министры, 1998-2010 елларда ТР Премьер-министры вазифасын биләде.
2010 елның мартында Татарстан Республикасын җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев