Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

БПЛА һөҗүм итсә

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Бу атна башында махсус хәрби операциянең кайтавазы Татарстанга да килеп җитте.

"Алабуга" ирекле икътисади зонасы көллиятенең тулай торагына һәм Түбән Камадагы заводларның берсенә пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүм итте.

Нәтиҗәдә 13 кеше зыян күрде. Бәхеткә, фаҗига булмады, зыян күрүчеләр җиңел һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.
Гадәттән тыш хәлләр минис-трлыгының Баш идарәсендә пилотсыз аппаратлар һәм дроннар һөҗүм иткәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

  • Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында тору тыела.
  • Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Беркайчан да лифттан файдаланмагыз.
  • Әгәр БПЛА һөҗүме вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе идәнендә.
  • Әгәр сез урамда булсагыз, иң якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.
  • Әгәр сез руль артында булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.
  • Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкә китегез.
  • Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев