Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Боз өстеннән йөрибез...

Ни кызганыч, хәзерге вакытта шәһәр урамнары тоташ шугалакка әйләнде һәм кешеләргә зур мәшәкатьләр тудырды. Урамнар һәм тротуарлар бозланып катты, күпләр өйдән чыгарга да куркалар. Тик кешегә бит кибеткә дә, даруханәгә дә барырга, башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Ә бозлавык аркасында моны эшләү мөмкин түгел. Мәсәлән, мин үзем өйдән кибеткә...

Ни кызганыч, хәзерге вакытта шәһәр урамнары тоташ шугалакка әйләнде һәм кешеләргә зур мәшәкатьләр тудырды.
Урамнар һәм тротуарлар бозланып катты, күпләр өйдән чыгарга да куркалар. Тик кешегә бит кибеткә дә, даруханәгә дә барырга, башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Ә бозлавык аркасында моны эшләү мөмкин түгел. Мәсәлән, мин үзем өйдән кибеткә кадәр шуышып диярлек барырга мәҗбүр.
Кешеләр тынычлап йөри алсын өчен көчле бозлавык булган урыннарга нәрсә дә булса сибәргә ярамыймы икән? Дөрес, кайбер урамнарга, җәяүлеләр сукмакларына ком сибәләр. Тик кибетләр һәм үзәк мәйдан янындагы төрле учреждениеләр янына килерлек тә түгел. Шәһәр үзәгендә генә түгел, башка урамнарда да шундый ук хәл - егылмыйча беркая да барып җитеп булмый. Ә бит һәр учреждениедә боз ватырлык яки ком сибәрлек кешеләр бардыр. Бу оешма һәм шәһәр җитәкчеләре ник бу турыда уйламыйлар икән? Бәлки, яз җитеп, карның һәм бозның эреп бетүен көтәләрдер...
Генриэтта Сорокина,
Болгар шәһәре.
Фото http://15minut.org/article/krymskih-voditelej-predupredili-o-gololede-2014-11-26-16-45-24-2014-11-26-16-54-51

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев