Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынгы Болгарда тарихи фестиваль

Үткән ял көннәрендә Борынгы Болгарда моннан күп гасырлар элек булган сугыш күренешләре кабат яңарган кебек булды. Болгарда халыкара "Бөек Болгар - 2017" урта гасырлар сугышы фестивале үткәрелде.

Владимир Корнилов
Болгарда мондый фестиваль дүртенче тапкыр оештырыла һәм быел ул халыкара статус алды. Дөньяның сигез иленнән - Франциядән, Чехия, Израил, Украина, Белоруссия, Эстония, Молдова, Казахстаннан, һәм шулай ук Себердән алып Уралга һәм Калиниградка кадәр - илебезнең 30 шәһәреннән 600 сугышчы килде.
Алар егермедән артык командага берләшеп, сугыш кырында корал куллану осталыкларын, батырлыкларын күрсәттеләр. Сугыш кырына ирләр генә түгел, хатын-кызлар командалары да чыкты.
Бу тамашаны карарга быел 47 мең тамашачы теләк белдерде, бу безнең район халкыннан ике тапкырга күбрәк (үткән ел бәйрәмгә 40 меңгә якын кеше килде). Сугышчылар да, карарга теләүче халык та Болгарга алдан ук килә башлады. Ә палатка шәһәрчегендә һәм кунакханәләрдә урыннарны берничә ай алдан алып куйганнар. Бәйрәм истә калырлык, бик күңелле булырга вәгъдә итте һәм ул шулай булды да.
Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразиев, фестивальдә катнашучыларга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлавын җиткергән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты һәм котлады. Алар сугышчыларга уңышлар, истә кала торган мизгелләр һәм тынычлык-иминлек теләделәр.
- Сугышлар тормышта түгел, ә менә шундый тарихи фестивальләрдә генә булсын,- диде кунаклар алдында чыгыш ясап район башлыгы. - Бу бәйрәм халыкларны һәм илләрне тагын да берләштерсен иде...
Командалар белән тантаналы таныштырганнан соң, борынгы шәһәр үзәгендә, Җәмигъ мәчете янында, урта гасырлар сугышы башланды. Хәер, сугышлар монда иртәдән үк башланып киткән. Ул төрле номинацияләрдә - 5х5, 10х10, 3х3 итеп оештырылды, ә аннары атлы турнирлар башланды. Монда барысы да чын итеп, ышандырырлык итеп оештырылган иде. Көн эссе булуга карамастан, сугышчылар, элеккеге заманнардагы кебек, эчтән җылы киенгәннәр. Сугыш коралларын, киемнәрне алар үзләре теккән-ясаган һәм ул кырык килограмм авырлыкка җитә. Кораллар хәзерге заман таләпләренә туры китереп, куркынычсыз итеп эшләнгән. Шулай да сугыш балталары, кылычлар, алебардлар, калканнар белән эш иткәндә сугышчыларның күгәргән, тырналган урыннары күп була. Бәрелеш вакытында кулга, тез астына һәм муенга кадый торган хәрәкәтләр ясау тыела. Менә шундый кагыйдәләрне үтәп, сугышчыларга дошманны да һәм үзеңнекеләрне дә игътибарда тотарга, кирәк вакытта ярдәмгә килергә кирәк иде.
Алып баручының командасыннан соң, сугышчыларның көрәше башланды. Чын бәрелешләр вакытындагы кебек, кычкырган тавышлар яңгырады, кояшта ялтыраган кылычлар зыңгылдавы, калканнар бәрелешкәне ишетелеп торды... Бик күп гасырлардан соң борынгы шәһәрдә яңадан сугыш шавы кире кайткан кебек булды.
Тамашачылар атлы турнирны бигрәк тә көтеп алды. Рыцарьлар өйрәтелгән атларда гаҗәеп осталыкларын күрсәттеләр (тулы көчкә чабып барганда сөңге белән калканга бәрү, боҗраны алып ташлау, сөңге белән җирдән яулыкны эләктереп алу, ат өстендә чабып барганда кылыч белән җирдә яткан кәбестәне, алмаларны тураклау). Бу уеннар шулкадәр мавыктыргыч һәм кызык булды, тамашачылар куркып та, сокланып та карадылар. Рыцарьлар сөңге белән бер-берсе өстенә ыргылганда, берничә җайдакны иярдән сугып төшерделәр, ә сугышчыларның берсендә тишелгән калканда дошманның сөңгесе эләгеп калды. Бу үзенчә хәвефле мизгелләр булды...
Сугыш кырыннан ерак түгел генә урта гасырлар ярминкәсе гөрләде. Монда тимерчеләрнең, корал ясаучыларның алачыклары эшләде, шунда ук чүлмәкчеләр, тире эшкәртүчеләр, йон эрләүчеләр, тукучылар - барысы да үз осталыкларын күрсәттеләр. Сувенирларның күплегенә карарга килгән халыкның исе китте. Шунда ук тарихи кухня эшләде, урта гасырлардагы балалар уеннары, конкурслар үткәрелде, урта гасырлар һөнәрчелеге буенча мастер - класслар оештырылды, Европаның борынгы биюләре күрсәтелде, халык җырлары гөрләде, әйлән-бәйлән уены белән театрлаштырылган тамаша халыкны үзенә тартты. Теләге булган кеше уктан һәм арбалеттан атып карады, урта гасырларның барлык коралларыннан атып карау мөмкинлеге бирелде.
Биредә адым саен кызыклы күренешкә тап буласың, барысын да карап чыгу мөмкин түгел иде. Күрәсең, моннан күп гасырлар элек борынгы шәһәрдә дә тормыш нәкъ шундый булгандыр: урамнарда чит илдән килгән бай сәүдәгәрләр, кораллы сугышчылар йөргәндер, базарда халык мәш килгәндер, остаханәләр эшләгәндер... Нәкъ урта гасырлар тормышы җанланды, дип күз алдына килеп баса.
Ә кич белән фестивальнең төп сәхнәсендә зур фольклор концерты булды. Төрле уен коралларында дулкынландыргыч музыка яңгырады. Көне буе арган сугышчылар учак янында ял итеп акрын гына җырлап утырдылар, алар вафат булган сугышчыларны, еракта калган өйләрен, якыннарын сагынып җыр суздылар - болар барысы да борынгы заман рухында барды. Бу көнне бәйрәм төнлә утлы шоу белән тәмамланды, стенага "Бөек Болгар" дигән сүзләр язылды. Тамашачылар чыгыш ясаучыларга бертуктаусыз кул чабып тордылар.
Икенче көнне соңгы сугышлар булды, биредә төрле турнирда фестивальнең җиңүчеләре, шул исәптән 5х5 клуб командалары арасында һәм тарихи фехтование буенча Европа гран-при җиңүчеләре билгеләнде. Иң көчлеләргә район башлыгы Камил Нугаев, ТР туризм комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов, Болгар музей-заповеднигы директоры Фәргат Мөхәммәтов бүләкләр тапшырдылар.
Шушы ук көнне атлы турнирда кызлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар да ирләрдән калышмады. Чабып барган көйгә мизгел эчендә сөңге белән җирдән тамашачылар биргән яулыкны һәм баш киемен эләктереп алдылар, кылыч белән кәбестәләрне һәм алмаларны туракладылар. Аларның осталыгына халык шаккатып карап торды.
.... Быелгы турнир тәмамланды. Аны оештыручылар киләсе елга кадәр кунаклар белән саубуллаштылар. Барыбыз да "Бөек Болгар - 2018" фестивален түземсезлек белән көтәбез! Яңа очрашуларга кадәр!
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев