Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борчыган сорауларга җавап бирделәр

Инде 16 ел Татарстанда гражданнарны бердәм кабул ите көне үткәрелә. Безнең районда да мондый чаралар даими булып тора. Владимир КОРНИЛОВ Агымдагы ел башыннан "Бердәм Россия" партиясенең Спас җирле бүлегенең кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка...

Инде 16 ел Татарстанда гражданнарны бердәм кабул ите көне үткәрелә. Безнең районда да мондый чаралар даими булып тора.
Владимир КОРНИЛОВ
Агымдагы ел башыннан "Бердәм Россия" партиясенең Спас җирле бүлегенең кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җаваплы кешеләр халыкны кабул итте. Моннан тыш, махсус билгеләнгән ике көндә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Бу очрашулар вакытында прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар, социаль һәм башка хезмәт вәкилләре белән очраштылар.
Бу чорда җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 300дән артык кеше булды. Спас халкын аеруча торак белән тәэмин итү, социаль льготалар, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары, транспорт, хезмәт һәм хезмәт хакы, промышленность үсеше, төзелеш һәм авыл хуҗалыгына кагылган сораулар борчый.
Мәсәлән, үзенең бер чыгышында ("Нижнекамская правда" газетасы, 2016 елның 17 мае) депутат Айрат Хәйруллин болай диде:
- Төп кагыйдә шул - кешеләр эш булган җирдә генә яшиләр. Россия алдында читтән азык-төлек кертүче илдән читкә азык-төлек сатучы ил булу бурычы тора. Бу аерым стратегия, махсус алымнар, өстәмә акчалар таләп итә, чөнки элек төзелгән бар нәрсә инде җимерелгән, ә яңаны төзү өчен зур акчалар кирәк. Бу - алдыбызда торган иң мөһим бурычларның берсе.
Менә тагын бер мисал. Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Алевтина Костина кабул итү бүлмәсенә җиһазлар сатып алуда ярдәм итүләрен үтенеп килде.
Бергәләп киңәшкәннән соң, кунак бүлмәсенә суыткыч, аннары җиһазлар, телевизор һәм башка әйберләр сатып алдылар. Бүлмәгә бөтенләй икенче төс керде.
- Хәзер бездә яшәүчеләр үзләренең күп вакытларын шушы бүлмәдә үткәрәләр, килгән кунакларын да шушында алып керәләр,-ди Алевтина Владимировна. - Гомумән, безгә даими рәвештә спонсор ярдәме күрсәтәләр. Бигрәк тә дини бәйрәмнәр, истәлекле көннәр уңаеннан кешеләр күп килә. Иң мөһиме - булган проблемаларны җаваплы кешеләр, хакимият җитәкчеләре белән ачыктан-ачык сөйләшеп, хәл итә алабыз.
Бу көннәрдә кабул ителгән гражданнарның барысына да аларны борчыган мәсьәләләр буенча ачык җаваплар бирелде. Җентекләп өйрәнелергә тиеш проблемалар аерым тикшерелде, контрольгә алынды, алар буенча аерым эш үткәрелде.
Мондый практика киләчәктә дә дәвам итәчәк, чөнки ул депутат булып сайланучыларга һәм хакимият вәкилләренә - сайлаучылар проблемасы белән якыннан танышырга, ә гади гражданнарга үзләрен борчыган сорауларга хакимият вәкилләреннән тулы җавап алырга мөмкинлек бирә.
Фото: http://www.vnd12.ru/tags/%EF%F0%E8%E5%EC+%E3%F0%E0%E6%E4%E0%ED/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев