Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда хәтер митингы узды

Кичә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулды.

1989 елның 15 февралендә совет солдатларының соңгы колоннасы Әфганстан чиген үтә. ХХ гасырның иң озакка сузылган локаль сугышы Советлар Союзы өчен тәмам була.

Спас районыннан бу сугышта 107 егет катнашкан. Аларның алтысы өйләренә цинк табутта кайткан. Бик яшь булган алар. Бөтенләй малайлар диярлек.
Әфган сугышы тәмамланган көнне Болгарда традиция буенча хәтер митингы уздырыла.

Утыз градуслы суык митингны үткәрү өчен киртә була алмады. Каһәр суккан сугышта һәлак булган якташлары, хезмәттәшләре, ватандашларын искә алу өчен Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Спас районы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, юнармиячеләр, кадетлар, район администрациясе һәм башкарма комитеты вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар җыелды.

– Без бу көнне әфганчыларны гына искә алмыйбыз, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Инде озак еллар без чит илләрдәге локаль сугышларда катнашкан сугышчы-интернационалистларыбызны, ватандашларыбызны искә алу өчен җыелабыз.

Тантаналы чыгышлардан соң һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң гомерләре бәрабәренә Ватан намусын һәм ватандашларының азатлыгын яклаган сугышчыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев