Болгарда хәрби операциягә ярдәм җыю буенча хәйрия концерты узды
Концерт кысаларында 64 310 сум акча җыелды.
9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көнендә Болгар Мәдәният йортында хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм җыюны максат итеп куйган хәйрия концерты булды. Тамашачыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев сәламләде.
«Ватан Геройлары көнендә бөек дәүләтебез үсешенә, аны саклауга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Ватаныбызны саклаган ата-бабаларыбыз, чын геройларның истәлеген кадерләп сакларга, ә бүгенге көн батырларына олы хөрмәт белән карарга кирәк. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим», – дип билгеләп үтте Сергей Иванович.
Аннары ул хәрби операциядә һәлак булган сугышчы Василий Стрижовның тормыш иптәшенә Батырлык Орденын тапшырды.
Аннары сәхнә Варвара Лисюк җитәкчелегендәге «Весёлая компания» вокаль ансамбле карамагына бирелде.
Концерт барышында 64 310 сум акча җыелды. Җыелган акча “Спас районы социаль иминлеге” хәйрия фондына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев