Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда узган хәйрия концертында 116 мең сум акча җыелды

Концерт Спас районыннан хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан оештырылды.

Спас районы Мәдәният йортында Спас районыннан хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан концерт оештырылды.

Концертта район мәдәният йортлары, Әлки районы һәм Казан артистлары чыгыш ясады.

Концерт инде хәрби операциянең чын гимнына әверелгән «Встанем!» җыры белән башланып китте. Михаил Баландин, Евгений Кременсков һәм Рөстәм Холмирзоев башкарган җырны «Булгарочка»ның хореография номеры тулыландырды.

Аннары хәрби операциядә хезмәт итүче Спас районы егетләреннән видеосәлам тапшырдылар. Аны караган тамашачыларның дулкынланудан хәтта күзләре яшьләнде.

Концерт ахырында сүзне Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов алды. Сүз уңаеннан, алтынчы рәткә барлык билетларны ул тулысынча үз хисабына сатып алган.

«Бүгенге концертка килгән һәр кешегә рәхмәт! Тулы залны күрү бик сөендерә. Бүген без бергәләшеп 116 550  сум җыйдык. Бу исә район халкының хәрби операциядәге хәлләргә битараф булмавын күрсәтә. Алар һәрвакыт егетләребезгә ярдәм итәргә әзер. Ә аларга ярдәм бик кирәк. Без гуманитар ярдәм алып килгәч, ничек сөенүләрен белсәгез иде! Алар өчен бу кирәк-яраклар гына түгел, ә өйдән хәбәр. Әле күптән түгел аларга өстәмә 13 машина - УАЗ һәм Нивалар җибәрдек. Аларны сатып алырга да район эшмәкәрләре, халык ярдәм итте. Рәхмәт сезгә! Бүген җыелган акчалар да сугышчыларыбызга кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак. Бергәләшеп барыбер җиңәчәкбез! » – диде Фәргат Вәгыйз улы.

Фоторепортаж 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев