Болгарда Украинада һәлак булган хәрбине соңгы юлга озаттылар
Юрий Салминга 42 яшь иде.
Болгар шәһәре зиратында Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә һәлак булган 42 яшьлек Юрий Салминны соңгы юлга озату булды.
Юрийның әнисе һәм кызы калды.
Матәм митингында Спас районы җәмәгатчелеге мәрхүм гаиләсенең олы кайгысын уртаклашты.
“Юрий турында якты хатирәләр барлык якыннары, туганнары, барлык якташлары йөрәкләрендә мәңге сакланыр”, – дип билгеләп үтте митингта чыгыш ясаучылар.
Спас районы администрациясе һәм башкарма комитеты һәлак булучының якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев