Болгарда традицион хәйрия марафоны узды
Марафон барышында миллион сумнан артык акча җыелды.
Спас районында узган хәйрия марафоны кысаларында бер миллион сумнан артык акча җыелды.
Марафонда район оешмалары, предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
"Ел хәйриячесе" исеменә быел ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» директорлары советы рәисе Фоат Вәлиев, КФХ җитәкчесе Игорь Планин, КФХ җитәкчесе Артём Тюнёв һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин лаек булды.
Кайбер авыл ветеран оешмалары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр ташучы шоферлар Алексей Аристов, Рәфкат Фәсхетдинов, Дмитрий Балханов, Владимир Пашин, Дмитрий Зарифуллин, Артём Андреянов, шулай ук чик сакчылары җирле оешмасы җитәкчесе Рәшит Зыятдинов район башлыгының рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Ике гаиләгә балаларны дәвалау өчен ярдәм күрсәтелде. "Спас районында социаль иминлек" фонды җитәкчесе
Светлана Гыйбадуллина Полянкадан Голенковлар һәм Иске Рәҗәптән Насыйбуллиннар гаиләсенә сертификатлар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Марафон барышында узган концертта Рөстәм Холмирзоев, Варвара Лисюк, Степан Пронягин, Тимофей Инзарин, «Волжские зори» вокаль коллективы, «Булгарочка» бию коллективы һәм башка үзешчәннәр чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев