Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне билгеләп үтелде

Бәйрәм кунаклары өчен матур концерт һәм бәйрәм салюты оештырылды.

Кичә Болгар Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтте.

Башлыча патриотик җырлардан торган бәйрәм концертында районның өлкәннәре, яшь гаиләләр, яшь ата-аналар, быел алтын юбилейларын билгеләп үткән гаиләләр бүләкләнде, шулай ук балигъ булган Спас районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Барлык катнашучыларны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, Спас башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина котлады.

"Бу бәйрәм – республикабызның бердәмлеген гәүдәләндерү. Бу бигрәк тә хәзер, ил өчен тынычсыз вакытта, безнең якыннарыбыз туган ил чикләрен саклаганда мөһим. Без аларны көтәбез, алар исән-сау әйләнеп кайтачакларына ышанабыз. Без моны чын күңелдән телибез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Йортларыгызда тынычлык һәм муллык булсын", - диде Фәргат Мөхәммәтов үзенең котлау чыгышында.

Концерт Спас Мәдәният йорты артистлары көче белән оештырылды. Шулай ук тамашачылар алдында Казаннан чакырылган йолдыз, Спас районы Антоновка авылында туган Мария Падемирова-Чегодаева чыгыш ясады.

Кич белән барысы да 7 минут дәвам иткән бәйрәм салютын карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев