Болгарда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары Республика форумының утырышы узды
Фикер алышуның темасы – яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән со-циаль проектлар.
Кичә Болгарда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре, активистлар һәм Татарстанның төрле районнарыннан битараф булмаган башка кешеләр җыелды.
V Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының икенче секциясе утырышының темасы булып үсеп килүче буынга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү торды.
Форумның хөрмәтле кунаклары – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов булды.
Пленар утырыш алдыннан семинарда катнашучыларга Спас районында грантлар акчасына социаль проектларның ничек тормышка ашырылуын күрсәттеләр.
«Болгар» лагерында тамашачылар «Доброделание «Социаль проектлау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырган Курск янындагы сугышның тарихи реконструкциясен карадылар,
Ярда исә «Регата» балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты станциясе директоры кунакларга спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну тәрбияләүче яңа проектны – сапсерфинг дәресен күрсәтте.
Аннан соң кунаклар кадет мәктәбе территориясендә Павел Карповка һәйкәл һәм локаль конфликтлар сугышларына куелган һәйкәлне карадылар.
Ике һәйкәл дә – грант проектлары.
Пленар утырышта мөхтәрәм кунаклар чарада катнашучыларны сәламләделәр.
"Патриотлар гына чын, лаеклы гражданнар була ала. Алар үз фикерләрен әйтә, җитешсезлекләрне билгеләп үтә, кимчелекләрне бетерүдә катнаша, битараф булмый. Ләкин иң мөһиме – алар Ватанны яраталар, тарихны һәм традицияләрне хөрмәт итәләр һәм үз белемнәрен үсеп килүче буынга тапшыралар», – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Зилә Рәхимҗан кызы.
Далее участников форума поприветствовал Фаргат Мухаметов. Он заметил, что патриотическое воспитание – это, в том числе, развитие духовной культуры, знание исторического прошлого и традиций родного края.
Аннары форумда катнашучыларны Фәргат Мөхәммәтов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, патриотик тәрбия – ул, шул исәптән, рухи мәдәниятне үстерү, тарихи үткәнне һәм туган як традицияләрен белү.
«Республикада һәм Россиядә патриотик тәрбия бирү буенча программалар күп. Бу грантларда безнең район инде 2014 елдан бирле катнаша. Без нәкъ менә кешеләр өчен кирәк булган грантлар оттык. Инвалидлар җәмгыятенә, пенсионерлар җәмгыятенә, кадет мәктәбенә, музей-тыюлыкка рәхмәт әйтәсем килә. Алар барысы да балаларыбыздан лаеклы гражданнар үстерергә, балачактан аларга дөрес мәнфәгатьләр тудырырга, социаль куркыныч гаиләләрдәге балаларга социаль интеграцияләнергә ярдәм итәргә тиешле проектларны тормышка ашыра. Бу бик әйбәт күренеш", – дип ассызыклады Фәргать Вәгыйзович.
Аннары форумда катнашучылар балаларда үз илең һәм аның тарихы өчен мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән грантлар акчасына тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.
Спас районыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов һәм «Болгар эзтабарлар отряды» патриотик тәрбия бирү һәм аны үстерү үзәге директоры Александр Вихлянский чыгыш ясадылар.
Евгений Савинов Татарстан Республикасы Спас районындагы коммерциячел булмаган оешмалар һәм хакимият органнары һәм социаль институтларның патриотизм һәм гражданлык, тарихи үткәннең матди һәм рухи культурасын формалаштыруда уңышлы берләшүе турында сөйләде.
Александр Вихлянский яшьләр һәм яшүсмерләрнең төрле төркемнәрендә патриотизм, ил һәм милләт тормышында катнашу нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Чарадан репортажны «Яңа тормыш» газетасының җомга санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев