Болгарда «Россия мөселманнарының дини мирасы» форумы ачылды
Форум эшендә әйдәп баручы дин белгечләре һәм галимнәр катнаша.
Болгар Ислам академиясендә "Россия мөселманнарының дини мирасы" VI Болгар форумы башланып китте. Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә уздырыла торган форум Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы дин белгечләрен, Ислам белгечләрен, галимнәрне, тарихчыларын һәм дин әһелләрен берләштерде.
Форумның төп максаты – Россия мөселман өммәтен социальләштерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм карарлар эшләү, традицион кыйммәтләрне торгызу, гражданлык үзенчәлеген формалаштыру, динара диалогны үстерү һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә Россия мөселманнарының бай дини тәҗрибәсен өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, XIX-XX гасырларда татар имамнары нигез салган татар ренессансы берничә дин тоткан җәмгыятьтә гармонияле яшәү һәм толерантлык идеяләрен тәкъдим иткән.
"Россия мөселманнарының дини традицияләре искергән дигән гадиләштерелгән күзаллау яшьләрдә"чиста" исламга омтылыш формалашу белән яный", - дип кисәтте мөфтий, Россия мөселманнары мирасының мөселман дөньясында киң таралуын һәм танылуын билгеләп.
Форум Болгарда 12 октябрьгә кадәр узачак. Чара кысаларында актуаль темалар: мөселман халыкларының тарихи-мәдәни мирасы, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм дини оешмаларның социаль хезмәте буенча конференцияләр узачак.
Фото: Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев