Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда мөселман зираты тәртипкә китерелә

Эш үзара салым хисабына башкарыла.

Болгар шәһәренең мөселман зираты тәртипкә китерелә башлады. Хәзерге вакытта зират тирәсендә яңа койма баганалары куелган, шулай ук зират заманча тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алыначак. Эшләр үзара салым хисабына Болгар халкының тырышлыгы белән башкарыла.

“Иске койма узган гасырның 50-60нчы елларында куелган. Шактый тузган иде. Тиздән заманча матур койма тотылып бетәргә тиеш.

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтовка, Болгар шәһәре мэры Алевтина Костинага ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Шулай ук эштә катнашучы спаслыларга, аеруча төзүче Айрат Хәйруллинга рәхмәт”, – ди Спас районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев