Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда Изге Болгар җыены узды

Бәйрәм уртак намаз белән тәмамланды.

Бәйрәм «Тәүбә» догасы белән башланып китте. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу үтенделәр.  

Аннары «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасында катнашучыларны Истәлек билгесе каршында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башкалар сәламләде.

Бәйрәм уртак намаз белән тәмамланды. 

Көн дәвамында тематик күргәзмәләр, тарихи һәм мәдәни лекцияләр, иҗади мастер-класслар, бәйрәм концерты, милли көрәш буенча көрәшләр һәм башкалар оештырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ).

Изге Болгар җыенының ничек узуы турында тулырак газетабызның 2025 елның 23 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев