Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1104 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Тантаналар Болгар музей-тыюлыгында иртәнге 9да Истәлек билгесе янындагы концерттан башлана.

«Изге Болгар җыены» бәйрәме быел 17 майда билгеләп үтеләчәк һәм 12 майдан 17 майга кадәр Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумының мәдәни программасына кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тантаналар Болгар музей-тыюлыгында иртәнге 9да Истәлек билгесе янындагы концерттан башлана. 10:45тә төп сәхнәдә пролог күрсәтәчәкләр, ә 15 минуттан рәсми ачылыш булачак. Нәкъ төш вакытында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда күмәк өйлә намазы укыла. Намаздан соң ук, 12:30да, татар артистлары катнашында зур концерт башлана.

Көн дәвамында — иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр унаклар өчен күргәзмәләр эшләячәк. Истәлек билгесе янында өч экспозиция урнаштырылачак: «Болгар сынлы сәнгатьтә», «Казан Коръәне тарихы» һәм шәхси коллекцияләрдән җыелган һәм Пушкинның «Коръәнгә охшарга тырышу» циклының 200 еллыгына багышланган «С небесной книги список дан… А. С. Пушкин».

Болгар цивилизациясе музеенда «Нәфислек коллекциясе» күргәзмәсендә фарфор һәм фаянс, «Рәсем сәнгате симфониясе»ндә картиналар, Бөек Ватан сугышы чоры бүләкләре һәм шамаилләр – пыялада каллиграфик композицияләр күрергә мөмкин булачак.

Язу тарих белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен иртәнге 9дан 12гә кадәр музейның беренче катында интерактив мәйданчык җәелдереләчәк. Анда урта гасырларда караның ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Спорт сөючеләргә «Көрәш» ярышларын карарга тәкъдим итәчәкләр — алар иртәнге 9дан көндезге 2гә кадәр узачак. Ә 10:15тә Кече манара һәм Хан төрбәсе комплексы янында коллектив тәүбә догасы була.

Барлык музей объектлары көне буе ачык булачак. Шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе дә оештырылачак.
Бәйрәмгә республика җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, илнең һәм чит илләрнең Мөселман Диния нәзарәте вәкилләре, шулай ук KazanForum катнашучыларын көтәләр. Кунаклар күп булачак, ә Болгар моңа әзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев