Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда «Яңа ел безгә килә» конкурсына йомгак ясалды

Конкурс кысаларында шәһәр оешмалары арасында территориянең иң яхшы бизәлеше бәяләнде.

Болгарда шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре арасында  территорияне иң яхшы бизәү буенча ел саен үткәрелә торган «Яңа ел безгә килә» конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс оешмада эшләүче хезмәткәрләр саны буенча өч номинациядә үткәрелә: 10 кешегә кадәр, 10 кешедән 50 кешегә кадәр, 50дән һәм 100дән күбрәк кеше.
Жюри карары буенча 10 кешегә кадәр хезмәткәрләре булган оешмалар арасында I һәм II урыннар беркемгә дә бирелмәде, ә III урынны «Регата» балалар (яшүсмерләр) техник иҗаты станциясе һәм шәхси эшмәкәр Мөхәммәтова Гөлниса Ниязовна бүлеште.

10нан 50 кешегә кадәр эшләүче оешмалар арасында номинациядә I урын – «Колосок» балалар бакчасына, II урын – «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнә бирелде, Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты өченче урынга чыкты.

Хезмәткәрләр саны 50 һәм 100дән арткан оешмалар арасында беренче урынны 1нче шәһәр урта мәктәбе һәм Болгар музей-тыюлыгы бүлеште. Икенче урынны Спас тармак технологияләре техникумы һәм «Болгар икмәк кабул итү предприятиесе» җәмгыяте алды.

Җиңүчеләргә 20 000, 10 000 һәм 5 000 сумлык сертификатлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев