Болгарда һава десанты гаскәрләре көненә багышланган митинг үтте
Чара Сугыш ветераннары мемориалы янында үтте.
Бүген Сугыш операцияләре ветераннарына мемориал янында һава десантыгаскәрләре көненә багышланган митинг үтте.
Десантчыларны чик буе гаскәрләре, диңгез флоты һәм хәрби бәрелешәләр ветераннары иҗтимагый оешма вәкилләре котлады.
Барысы да котлау сүзләрен әйтеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында Ватанны яклаучыларны искә төшерделәр.
Митингка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов сәламләде.
"Бүген мин һава десанты гаскәрләрен котлап кына калмыйча, хәрби операция зонасында Ватаныбызны, безне яклап башларын салган якташларыбызны искә төшерәсем килә. Аларның икесе - Александр Усов һәм волонтер Рәис Зиннәтуллин десант гаскәрләрендә хезмәт иттеләр. Алар безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр”, – диде Евгений Викторович.
Бер минут тынлыктан соң, митингта катнашучылар сугыш кырларында һәлак булган барлык якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев