Болгар зоопаркында Россия көнендә өч арыслан баласы туган
Нәниләр инде күзләрен ачып, аякларына басалар.
Россия көнендә Болгарда мөһим вакыйга булды. Элекке страус фермасы территориясен биләгән Рудик Авагимов зоопаркында өч яшьлек Һиндстан арысланы Алинаның өч баласы туган. Өч нәнинең әтисе шулай ук Һиндстан арысланы – дүрт яшьлек Шер-хан.
Хәзер әни яңа туган сабыйлары белән аерым читлектә ял итә. Балалар инде аякларына басалар, күзләрен ачалар һәм ана сөте белән рәхәтләнеп сыйланалар.
Зоопарк хуҗасы Рудик Авагимов сүзләре буенча, Алина икенче тапкыр бәбиләгән. Беренче тапкырында дә өч баласы булган.
"Алина сабыйларын бик җиңел тапты һәм үзен яхшы хис итә. Егетләр шактый зур. Беренче тапкыр бәбиләгәндә, сабыйларның авырлыгы 300-400 грамм булса, бу юлы нәниләрнең авырлыгы килограммга якын. Ләкин бу тышкы кыяфәт буенча гына. Балаларның җенесләре дә әлегә билгеле түгел. Ана арыслан беренче ай ярым дәвамында балаларын бик нык саклый, кемдер якынрак килсә, дулкынлана башлый. Ай ярымнан соң кем туганын белербез дип уйлыйм. Ләкин нәниләр тулысынча сәламәт дип, ышаныч белән әйтә алам. Мин бу балаларны күкләр бүләге итеп кабул итәм. Без бер, иң күбе ике бала булыр дип көткән идек. Ә монда инде икенче тәүлеккә аякка баскан өч нык сабый", – дип хисләре белән уртаклаша Рудик Авагимов.
Рудик Абавенович Болгарга Мәскәүдән күчеп кайткан. Зоопарклар белән ул инде 23 ел шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә аның карамагында 40тан артык ерткыч туган. Алар арасында аюлар, юлбарыслар, арысланнар һәм лигрлар бар. Аларның кайберләре бертуган Запашныйлар циркында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев