Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар вәкиле “Ак калфак” оешмасы күчмә утырышында катнашты

“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Пермь краеның Барда районында узды.

Узган атнада республика “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Пермь краеның Барда районында күчмә утырыш уздырды. Чарада “Ак калфак” оешмасының Болгардагы җирле бүлеге җитәкчесе Рамилә Исхакова да катнашты.

Утырышка Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук Татарстанның 28 районы һәм шәһәрләреннән җирле оешма вәкилләре чакырылган иде.

– Барда районында хөрмәтләп, җыр-бию, якты йөз белән каршы алдылар, Зур программа әзерләгәннәр, безне мәдәният һәм мәгариф объектлары белән таныштырдылар, бу төбәктәге татарларның гомер-гомергә телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне сакларга тырышып яшәүләре турында горурланып сөйләделәр, – ди “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Рамилә Исхакова.

Бардадагы балалар сәнгать мәктәбендә кунаклар килүен көтеп торганнар. Шунысы куанычлы, биредә яшь буынны ата-бабаларыбыз мирасына нигезләнеп тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Укучылар безгә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәттеләр, татар композиторларының әсәрләрен оста итеп башкардылар, төрле уен коралларында уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Күчмә утырышта катнашучылар Җәмигъ мәчетендә булып, намаз укыдылар. Гыйбадәт йортының эшчәнлеге белән таныштылар. Барда мәдәният үзәгендәге музей кунакларда зур кызыксыну уятты. Мондагы озак еллар дәвамында бөртекләп тупланган бай экспонатларны сокланып карап йөрделәр. Музей хезмәткәрләре кунакларга бу төбәктә гомер кичерә торган татарларның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

Зур Мәдәният үзәге фойесында милли ашлар күргәзмәсе оештырганнар, сәнгать осталары зур концерт әзерләгән. Барда талантларының чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Илебезнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән ханымнарга сәхнәдән мастер-класслар күрсәттеләр. Шунда ук фольклор ансамбльләре дә үзләренең чыгышлары белән сөендерде.

Мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышканнан соң, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ханымнары күчмә утырышка җыелды. Очрашу фольклор ансамбльләренең чыгышлары белән дәвам итте. Алар халкыбызның төрле йолаларын күрсәтте.

– Безне Барда районының Үдик урта мәктәбенә алып бардылар, – дип дәвам итә Рамилә Хәсият кызы. – Бу мәктәптә безне “Үдигем – туган ягым” җыры белән каршыладылар, укучылар һәм педагоглар халыкның ничек яшәгәнлеге, нәрсә белән шөгыльләнгәнлеге турында сөйләделәр. Мәдәният йорты каршындагы “Сердәш” клубы чыгышын яратып карадык. Соңыннан барыбыз бергә Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкардык. Кичен Барда районы халык театры Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” спектаклен сәхнәләштереп күрсәтте. Рәхәтләнеп карадык.

Соңыннан “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Барда районында яшәүче милләттәшләребезне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде. Мондый очрашуларның асылы, әһәмияте хакында сөйләде. Күчмә утырыш барышында төбәкләрдән килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчеләре бер-берләре белән аралашты, туйганчы сөйләште. Бардалыларның эш тәҗрибәсен дә өйрәнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев