Болгар үзәк мәйданында Exit poll процедурасы оештырылган
Сайлаучыларны Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенроссия үзәге һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды вәкилләре сораштыра.
Спас районы сайлау участоклары тулы көч белән эшли. Сайлаучылар агымы иртәдән үк бик актив күзәтелә. Болгарның үзәк мәйданында Exit poll – гражданнарның фикерен сораштыру процедурасы оештырылган. Сайлаучыларны Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү Бөтенроссия үзәге һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды вәкилләре сораштыра.
«Без сайлаучының кем өчен тавыш биргәне белән кызыксынабыз. Сораштыру тулысынча аноним, әмма аның ярдәмендә без көн дәвамында сайлау барышы турында актуаль мәгълүмат алачакбыз», – ди бу хакта җәмәгатьчелек фикере фонды вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев