Болгар укучысы «Алтын каләм» фестивалендә көмеш медаль алды
Жюри аның аралашучан булуын һәм хәтта гади биремнәрне дә креатив үтәвен билгеләп үтте.
Яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларының 29нчы «Золотое перо – Алтын каләм» фестивале тәмамланды. Финалда Татарстаннан 67 яшь журналист катнашты, алар арасында Болгардан Елизавета Наумова да бар иде. Ул "Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә" номинациясендә икенче урынны алды.
Лиза – Спас районы Алдынгылар Советында "Медиа һәм коммуникацияләр" юнәлеше лидеры. Жюри аның аралашучан булуын һәм хәтта гади биремнәрне дә креатив үтәвен билгеләп үтте.
Фестивальдә катнашучылар биш көн эчендә үзләрен чын журналистлар кебек тоя алдылар. Алар мәкаләләр яздылар, видео төшерделәр, социаль челтәрләр алып бардылар һәм радиотапшырулар әзерләделәр. Шулай ук яшь журналистлар өчен мастер-класслар үткәрелде.
Спас районы Алдынгылар Хәрәкәте билгеләп үткәнчә, Лизаның көмешен чын мәгънәсендә алтын дияргә була. Укучыны чын күңелдән зур уңышы белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев