Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар шәһәрендә хәрби операциядә һәлак булучы Рәис Зиннәтуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды

Рәис һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Бүген Болгар шәһәренең П.А. Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернатында һәлак булган сугышчы, Болгар егет Рәис Зиннәтуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Мемориаль тактаны ачуда Рәиснең әтисе Раил Зиннәтуллин, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, сугыш хәрәкәтләре ветераны, сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе вазыйфаларын башкаручы, Спас районы һава десанты гаскәрләре ветераннары рәисе Алексей Костин, кадет мәктәбе директоры Дмитрий Челышев, дин вәкилләре, укытучылар, кадетлар һәм кадет мәктәбе белән бер үк бинада урнашкан икенче шәһәр мәктәбе укучылары катнашты.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Рәисне кыю, тәвәккәл егет, чын герой буларак искә алды. Алар һәлак булган сугышчы әти-әнисенең кайгысын уртаклашып, чын герой тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

"Рәис хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. 70 елдан соң уянган афәт белән көрәштә. Ул чын сугышчы, герой иде. Рәис контракт буенча хәрби операция зонасына үз теләге белән китте. Аңа нибары 26 яшь иде. Рәиснең һәлак булуы турындагы хәбәрне ишеткәч, бөтен район халкы тетрәнде. Раис Зиннәтуллин турындагы истәлек чын герой, Бөек Ватан сугышында катнашучы, якташыбыз, аның исеме белән кадет мәктәбебез аталган Петр Алексеевич Карпов турындагы истәлек янында мәңгеләштерелүе бик символик. Батырларга мәңгелек дан!", – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

Кадет мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева Рәиснең нинди кадет булуын искә төшерде.

"Ул кыю егет иде! Иң яхшы кадетларыбызның берсе! Ул кыска гына гомере буе Ватанга тугры хезмәт итте. Монда, кадет мәктәбендә, ул беренче тапкыр кулына Калашников автоматын алды. Аны монда үзләштерде. Һәм, чын ир-ат буларак, кулына автомат тотып, хәрби формада һәлак булды. Кадерле кадетлар, безнең мәктәптә чын герой, Батырлык ордены кавалеры Рәис укыганы белән горурлана аласыз. Рәис Зиннәтуллинның истәлегенә мәңгелек дан!" – диде Алсу Салих кызы.

"Рәис чын мәгънәсендә герой, ул хәрби операция зонасында дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. Без аны белүебез белән горурланабыз. Ул ачык йөзле, киң күңелле, кыю егет, бер сүз белән әйткәндә, чын десантчы иде. Ул Россия Федерациясе Кораллы көчләрен һәм аерым алганда һава десанты гаскәрләрен тагын бер тапкыр данлаган герой", – дип ассызыклады Алексей Костин.

Тантаналы чыгышлардан һәм бер минут тынлыктан соң район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Батырлык ордены кавалеры Рәис Зиннәтуллинның әтисе Раил Зиннәтуллин һәм кадет мәктәбе директоры тантаналы рәвештә мемориаль тактаны ачтылар.

Кадетлар хәтер диварына чәчәкләр салдылар һәм батырлык дәресенә юл тотып, яңа уку елын башлап җибәрделәр.

Контракт хезмәте рядовое Зиннәтуллин Раис Раил улы 17.05.1997 елда туган, 2023 елның 20 июнендә Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган.

Рәис Спас тармак технологияләре техникумын 2015 елда тәмамлый. Техникумны тәмамлаганнан соң 2015 елның 02 октябрендә 17.11.2016 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырыла.

2020 елның 11 сентябреннән 24.08.2021 елга кадәр контракт буенча хәрби хезмәттә була.

2023 елның 21 апрелендә 76нчы Псков һава десанты гаскәрләре дивизиясе белән кыска вакытлы контракт төзи.

Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

ФОТОРЕПОРТАЖ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев