Болгар шәһәрендә беренче ифтар узды
Мәҗлескә шәһәр мөселманнары җыелды.
Кичә, изге Рамазан аеның беренче көнендә, Болгар шәһәрендә беренче ифтар мәҗлесе узды.
Мөселманнар өчен авыз ачу мәҗлесен эшмәкәр Ашуровлар гаиләсе оештырды.
Сый-нигъмәттән сыгылып торган табынны алар үзләренең хәләл кафесында корганнар. Авыз ачу мәҗлесенә ураза тотучы шәһәр халкы җыелды.
Мәҗлес алдыннан кунакларга Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйр мөрәҗәгать итте. Ул вәгазь сөйләде һәм Коръән сүрәләре укыды, барысына да иминлек һәм муллык, шулай ук Аллаһ Тәгалә язып калдырган мәрхәмәт һәм сабырлык теләде.
Аннары кунаклар җыйнаулашып кичке намаз укыдылар. Намазларында алар барлык җиһанга тынычлык, иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев