Болгар музей-тыюлыгында “Кышкы уеннар – Болгар батырлары” фестивале булачак
Гаризаларны 28 февральгә кадәр бирергә мөмкин.
1 мартта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә чираттагы тапкыр “Кышкы уеннар – Болгар батырлары” спорт-тарих фестивале узачак. Фестивальдә 12-22 яшьлек егет-кызлар катнаша ала.
Катнашучыларны сигез мавыктыргыч этап, шул исәптән, җәядән ату, сөңге ыргыту, аучы чаңгыларында узышу һәм башка бәйгеләр көтә. Җиңүче һәм призерларга истәлек бүләкләре, ә барлык катнашучыларга – сертификатлар биреләчәк.
Фестивальдә катнашу өчен, 1 мартта иртәнге 9га кадәр тыюлык территориясендә теркәү узарга кирәк. Катнашу өчен гаризалар 28 февральгә кадәр bolgarvolga@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев