Болгар китапханәсендә яңа күргәзмә ачылды
Күргәзмәгә беренчеләрдән булып Болгар кадет интернат-мәктәбе укучылары килде.
Болгар үзәк модель китапханәсе абонементында «Классика на все времена» күргәзмәсе ачылды. Ул юбиляр язучыларга багышланган һәм ел буе дәвам итәчәк.
Күргәзмәгә беренчеләрдән булып Болгар кадет интернат-мәктәбе укучылары килде.
Китапханәчеләр аларны февральнең юбилярлары – татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри һәм совет шагыйре Борис Пастернак иҗаты белән таныштырдылар.
Кадетларга авторлар биографиясенең кызыклы фактлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Каюм Насыйри яшерен рәвештә рус телен өйрәнгән һәм әкиятләр укырга бик яраткан.
Ә Борис Пастернакның тормышы берникадәр вакыт Татарстан белән бәйле була. Ул язучылар эшелоны составында 1941 елда Мәскәүдән Чистайга эвакуацияләнә һәм 1943 елга кадәр шунда яши.
Күренекле шагыйрь һәм язучы 1958 елда «Доктор Живаго» романы өчен Нобель премиясенә лаек була, ләкин хөкүмәт һәм хезмәттәшләре тарафыннан эзәрлекләүләр аркасында аннан баш тартырга мәҗбүр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев