Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгар кадетлары хәрби-гамәли спорт төрләре спартакиадасында катнаштылар

VI Республика спартакиадасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Болгар кадетлары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган VI Республика хәрби-гамәли спорт төрләре спартакиадасында чыгыш ясадылар
Бәйгедә республиканың төрле кадет мәктәпләреннән 150 иң яхшы кадет чыгыш ясады.

Ярышларга берничә төр – интеллектуаль бәйге, хәрби-гамәли ярышлар, спорт нормативларын тапшыру һәм мәдәни программа кертелде.
Интеллектуаль бәйгедә кадетлар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм илебезнең героик тарихы турында эссе яздылар.

Аннары катнашучылар АК-74 автоматын сүтеп-җыюда, саф белән йөрүдә көч сынаштылар.

“Җиңүчеләр юлы” хәрби-гамәли уенында исә егетләр үзләренең командада эшли белү сәләтен күрсәттеләр.

Безнең кадетларга җиңүче кубогы эләкмәсә дә, ярышларда катнашу аларга команда булып берләшергә, көчле көндәшләре белән үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев