Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә Батырлык дәресе узды

Дәрестә ТР Дәүләт Советы депутаты, хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.

Бүген Болгар ислам академиясендә уку йорты һәм Россия хәрби сәнгатьләр берләшмәсенең Татарстан буенча филиалы оештырган Батырлык дәресе үткәрелде.

Дәреснең максаты  - студентларда патриотизм, Ватанга тугрылык хисе тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Студентлар һәм хезмәткәрләр алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы буенча Россия хәрби сәнгатьләр берләшмәсе вице-президенты, хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.Ул үзенең хәрби операция зонасында булуы турында сөйләде һәм андагы кешеләргә ярдәм бик кирәк булуын әйтте.

- Безне анда азат итүчеләр буларак каршылыйлар, - дип билгеләп үтте Эдуард Сөләйман улы.

«Хәрби операция кайчан бетәчәк?» дигән сорауга Эдуард Шәрәфиев болай дип җавап бирде:

«Бу хакта әйтүе кыен. Хәзерге кебек барса, озакка сузылырга мөмкин. Владимир Владимирович Путин барысын да сөйләшү юлы белән хәл итәргә әзерлеген әллә ничә тапкыр билгеләп үтте. Тик теге як сөйләшергә теләми. Аннан гайре, көнбатыш илләре сөйләшүләрне көч һәм корал туплау өчен файдаланырга тырыша».

Очрашу дустанә атмосферада узды. Эдуард Шәрәфиев барлык бирелгән сорауларга төгәл җаваплар бирде.

Чыгыштан соң Ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов Эдуард Шәрәфиевка Академия медален һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Батырлык дәресендә шулай ук Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Россия хәрби сәнгатьләре берләшмәсенең Татарстан Республикасы буенча филиалы составына керүче спорт көрәше федерацияләре җитәкчеләре катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев