Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе съезды башланды

Съезд эшендә 97 делегат катнаша.

Болгар шәһәрендә татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе (ФНКАТ) съезды башланып китте.

Съезд эшендә Россиянең 43 төбәгеннән, шул исәптән ЛНРдан, 97 делегат катнаша,

Татарларның федераль автономиясе быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның составына 38 төбәк һәм 7 җирле автономия керә. Моннан тыш, күптән түгел Хабаровскидан тагын бер оешма керергә теләк белдерде.

ФНКАТ рәисе Илдар Гыйльметдинов болай ди: "25 ел элек оешкан оешма бүген дә актив эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең автономия Россиянең иң зур милли берләшмәләренең берсе булып тора. Федераль автономия оешкан вакытта аның составына дистәдән артык оешма кергән булса, бүген аларның саны 50 тирәсе тәшкил итә. Бу Россия Федерациясе субъектларында яшәүче ватандашларыбызның активлыгы, шулай ук аларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен эшләргә әзерлеге турында сөйли".

Исегезгә төшерәбез, 1998-2002 елларда Татар федераль автономиясенең беренче рәисе Индус Таһиров, 2002-2007 елларда оешмага Римзил Вәлиев, 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр – Илдар Гыйльметдинов рәислек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев