Болгар ислам академиясендә Казаннан чит ил студентлары булып китте
Экскурсия студентларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
Дәүләтара хезмәттәшлек Программасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының чит ил студентлары Болгар ислам академиясендә һәм Ак мәчеттә экскурсиядә булып киттеләр. Бу сәяхәт төрле милләт студентлары арасында мәдәниара хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуда зур адым булды.
Чит ил студентлары академиянең уку һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук укытучылар һәм студентлар белән очрашулар уздырдылар. Экскурсия Татарстанда исламның бай тарихы, мәчетләрнең архитектура үзенчәлекләре һәм татар халкының көндәлек тормышында диннең роле турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар шәһәр урынына һәм Ак мәчеткә бару студентларда зур тәэсир калдырды. Чараны оештыручылар мәдәниятара элемтәләрне һәм җәмгыятьтә үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итүче мондый чараларны алга таба да уздыруга өмет белдерделәр.
Фото: Болгар ислам академиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев