Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар ислам академиясендә ифтар мәҗлесе үткәрелде

Мәҗлестә академия остазлары, хезмәткәрләре һәм студентлар катнашты.

Болгар ислам академиясендә изге Рамазан аеның беренче ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов гаиләсе оештырды.

Ифтарга академия остазлары, хезмәткәрләре һәм студентлар җыелды.

Ректор укуның, белем алуның барлык мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булуын, белем алу ислам диненең нигезе булуын ассызыклады. Шулай ук ул академиядә иң тәҗрибәле остазлар белем бирүен һәм иң талантлы студентлар укуын билгеләп үтте. Фәрхәт Хөснетдинов барлык кунакларны Рамазан ае башлануы белән котлады һәм тынычлык, игелек теләде.

Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Рөстәм Гыйльметдинов да үз котлавында белем алуның нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Болгар ислам академиясе профессоры шәех Мөхәммәд Айман әль-Захрави ректорга, аның гаиләсенә ифтар мәҗлесен оештырулары өчен рәхмәт әйтте һәм хәзерге катлаулы чорда дога һәм иман аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Җыелган кунаклар шулай ук Палестина халкына теләктәшлек белдерделәр.

Ифтар Коръән сүрәләре һәм намаз уку белән тәмамланды.

Фото: Болгар ислам академиясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев