Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Болгар ислам академиясе делегациясе Оманда булды

Эш визитының максаты – фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.

Проректор Рөстәм Гыйльметдинов, ректор ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм доцент Шәех Саиф әл-Асри составындагы Болгар ислам академиясе делегациясе Оман Солтанлыгында булып кайтты. Эш визитының максаты – фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу булды. 

Ислам вузы делегациясе Маскаттагы шәригать фәннәре институтында булды, анда студентлар һәм остазлар белән алмашу перспективалары турында фикер алышу өчен институт ректоы Рәшид Әл-Хариси белән очрашты. Рөстәм хәзрәт Зиннуров ислам академиясенең фәнни-мәгариф проектларын тәкъдим итте.

Делегация әгъзалары шулай ук «Ислам фикһында халыкара гуманитар хокук» халыкара конференциясендә катнаштылар, ислам дине кысаларында гуманитар хокукның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Доцент Саиф әл-Асри ислам мәдәниятендә белем алуның әһәмияте турында лекция үткәрде.

Визит шулай ук Солтан Кабусның югары мәдәният һәм фән үзәгенә экскурсияне дә үз эченә алды. Анда делегация Оманның фән һәм мәдәнияттәге казанышлары белән танышты. Рөстәм Гыйльметдинов үзәк белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куярга әзер булуын белдерде.

Әлеге визит ислам мәгарифе һәм Россия белән Оман арасында мәдәни багланышларны үстерү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклый.
Фото: Болгар ислам академиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев