Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибенең Ураза бәйрәме белән котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сезне чын күңелдән олы бәйрәм – Ураза гаете белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда башкарылган изге гамәлләребезне кабул итсен иде!

Тәннәребезне һәм рухларыбызны чистарту өчен тотылган уразалар, намаз һәм Коръән укып уздырган йокысыз төннәр, җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм дин кардәшләребез белән бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды.

Ураза бәйрәме бу мөбарәк айның тәмамлануын хәбәр итә, әмма яхшы гамәлләр кылуны дәвам итәргә чакыра. Рамазан аенда башлап җибәрелгән тормыш рәвешен, бу көннәр эчендә үзендә тәрбияләп өлгергән уңай гадәтләрне кеше саклап калырга тиеш. Ягъни гөнаһлардан читләшергә, Коръәнне күбрәк укырга һәм догалар кылырга, ураза тотарга, бозыклыклары өчен ярлыкау сорарга, мәчетләргә йөрергә, мохтаҗларга игелекле булырга һәм гаиләгә мәхәббәт белән карарга кирәк… Хакыйкатьтә, болар ике дөньяда бәхетенә, ихласлыкка һәм җан тынычлыгына, Раббыбызның мәгъфирәтенә һәм ризалыгына ирешү ачкычы булып тора. Ә Ураза бәйрәме безгә Аллаһ тарафыннан шушы туры юлны күрсәткәне өчен рәхмәт әйтү өчен бирелгән. Рамазан аенда тырышып гыйбадәт кылганнан соң һәм Аллаһның киң рәхмәте сәбәпле гөнаһлардан чистарынгач, гамәл китабын яңадан гөнаһлар белән керләндермик. Мөселманнар Ураза бәйрәмен ихлас иман һәм югары дәрәҗәдәге тәкъвалык халәтендә каршы ала, хәзер исә шушы рухи сафлыкны үзеңдә саклап калу мөһим. 

Мөхтәрәм якташларым! Чын йөрәктән Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәтенә һәм ярлыкавына ирешүегезне, барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда бәрәкәт телим. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде.

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Спас районы һәм Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев