Боларны сайлаучы белергә тиеш
Бу якшәмбедә без Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Бу безнең һәркайсыбызга зур җаваплылык өсти. Тавыш бирү тәртибе нидән гыйбарәт?
Газизулла ӘХМӘТҖАНОВ,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе
Бу көнне һәр сайлаучыга икешәр бюллетень биреләчәк. Шуларның берсендә республика Президентына дүрт кандидатның фамилияләре күрсәтелгән. Сайлаучы үзе сайлый торган кандидатның фамилиясе турысындагы шакмакка теләсә нинди билге (сызык, ч) куярга тиеш. Шунысын искәртергә телим, тутырылмаган буш бюллетеньнәр һәм икедән артык билге куелганнары дөрес түгел дип саналачак.
Җирле хакимият органнарына сайлауларга килгәндә, 131 депутат мандатына 146 кандидат дәгъва итә. Мисал өчен, шәһәрдә 10 депутат урынына 15 кеше дәгъва итә, бер округта 3әр кандидат күрсәтелгән. Альтернатив сайлаулар шулай ук авыллардагы 8 округта үтәчәк. Кыскасы, депутатлыкка кандидатлар арасында көрәш җитди булырга охшаган.
Берәр кеше күрсәтелгән бер мандатлы сайлау округларында бюллетеньнең аскы өлешендә ике буш шакмак. Аларда рус һәм татар телләрендә "за" һәм "против" дип язылган. Сайлау көнендә сайлау участоклары иртәнге 7 дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшли. Сайлаучыларның барысына да диярлек чакыру билетлары таратылды. Шулай да, участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлау алды кампаниясе барышында кайбер проблемаларга тап булдылар. Мәсәлән, кайбер торак йортларда бер кешеләр пропискага кергән булса, чынлыкта икенче кешеләр яши. Чөнки йортка яки фатирга вакытлыча яшәп тору өчен кешеләр керткәннәр. Бу очракта кешеләр үзләрен иске прописка урыны буенча төзелгән исемлектә табарга, шулай ук пропискасыз яшәүчеләргә тавыш бирү мөмкинлеге бирергә тиеш. Сайлауга кадәр әле беркадәр вакыт бар, сайлаучылар исемлегенә тиешле үзгәрешләрне кертеп калырга кирәк.
Сайлау участокларына килгәндә үзегез белән паспорт яки шәхесне ачыклаучы башка берәр документ алырга онытмагыз. Һәр сайлаучы фәкать үзе тавыш бирә. Әгәр сайлау көнендә кем дә булса авыру, командировкага китү, отпускага чыгу яки башка нигезле сәбәп аркасында үзенең сайлау участогына килеп вакытыннан алда тавыш бирә алмаса, участок сайлау комиссиясе аларга тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Бу шулай ук авыру яки инвалидлык сәбәпле мөстәкыйль рәвештә тавыш бирү урынына килә алмаучыларга да кагыла. Гаризаларны, телдән мөрәҗәгатьләрне ун көн эчендә теләсә кайсы вакытта, тик тавыш бирергә 6 сәгатьтән дә соңга калмыйча, ягъни 13 сентябрьнең 14 сәгатенә кадәр тапшырырга кирәк.
Барлык сайлаучыларны үзләренең гражданлык бурычын үтәргә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев