Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Спас районы сугышчысының медальонын оныкчыгына тапшырылды

Медальонны тапшыру Казанда Хәтер вахтасын ачу тантанасында узды.

5 апрельдә Җиңү паркында ел саен үткәрелә торган «Хәтер вахтасы – 2025» республика акциясе рәсми ачылды. Чарага дәүләт хакимияте вәкилләре, ветераннар, патриотик яшьләр оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Алар арасында Борис Андреянов җитәкчелегендәге «Болгар» отряды эзләнүчеләре дә бар иде.

Тантана кысаларында 2024 елның 18 октябрендә Ленинград өлкәсе Тосно районы Ручьи авылы янында эзләү эшләре вакытында «Доблесть» төбәкара тарихи-патриотик иҗтимагый эзләү оешмасы тарафыннан табылган совет солдаты медальонын тапшыру узды. Медальон шактый зыян күргән булса да, Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге белгечләре язуларны укый һәм ДНК-тикшеренү нәтиҗәләре ярдәмендә сугышчының шәхесен ачыклый алган. Шулай итеп, табылган солдатның Татарстан Республикасы Спас районы Иске Рәҗәп авылында туып үскән Сабиров Габдуллаҗан Сабирович булуы билгеле була.

Медальонны сугышчының оныкчыгы Гөлнара Гыйззәтуллинага кызылармеецның гаиләсен эзләүдә ярдәм иткән «Болгар» эзләү отряды командиры Борис Андреянов тапшырды.

Белешмә өчен: Габдуллаҗан Сабир улы Сабиров 1905 елда Кузнечиха районының Бәрәнҗәр (хәзерге Иске Рәҗәп) авылында туа. Кызылармеец сөякләре 2024 елның 31 октябрендә Ленинград өлкәсенең Тосно районы Коркинодагы туганнар каберлегендә җирләнә.

Фото: ТР «Ватан» яшьләр берләшмәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев