Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бизнә елгасы ярларын тоташтырды ныклы күпер

Узган җомгада Никольск авылында капиталь ремонттан соң Бизнә елгасы аша салынган дүрт торыклы күперне ачу тантанасы булды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Моннан утыз ел элек салынган күпергә күптән ремонт кирәк иде инде. Шушы елның август аенда юл эшләре Программасы кысаларында, "Мостовик" җәмгыяте төзелеш-монтаж эшләренә кереште. Ремонт барышында заманча материаллар кулланылды: юл "киеме"нең аскы катламы коелган асфальт-бетоннан эшләнгән, өскә вак таштан торган асфальт-бетонлы мастика катнашма түшәлгән. Мондый технология күпер өстендәге юлның су тоткарлау сыйфатын күпкә ныгыта, тузудан саклый. Иң мөһиме - юлда колеяны булдырмаска ярдәм итә. Күпернең торыклары корыч тимер балкалардан, сүтеп җыела торган монолит плитәләрдән ясалган. Ремонтланган күпернең озынлыгы 81 метр тәшкил итә, киңлеге 14 метрга якын. Күпернең транспорт йөри торган өлеше һәркайсы 3,5 метр киңлегендәге ике полосадан гыйбарәт. Шулай ук күпернең ике ягына да җәяүлеләр өчен 1,5 метр киңлегендә тротуар ясалган. Иминлекне тәэмин итү максатларында, аның кырыйларына 167 метрлы цинкланган һәм тимердән эшләнгән култыксалар урнаштырылган. Күпергә керү юлларына да 132 метр озынлыктагы барьерлар куелган. Атап әйткәндә, корылма ышанычлы һәм җайлы итеп эшләнгән.
- Борынгы Болгарга килә торган туристларның күпчелеге Никольск аша уза, - диде объектны файдалануга тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Нугаев. - Шуңа күрә бу күперне һәрвакыт төзек тотарга, транспорт чараларының имин хәрәкәтен тәэмин итәргә кирәк. Җиң сызганып эшкә керешкән төзүчеләрнең тырышлыгы аркасында, күпер тәүлегенә йөзләгән транспорт чарасын өзлексез уздырып җибәрә ала. Моның өчен аларга зур рәхмәт!
Бу күпернең районда гына түгел, ә республика буенча да зур әһәмияткә ия булуын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев һәм күперне ачу тантанасында чыгыш ясаган башка кешеләр дә билгеләп үттеләр.
...Фанфара тавышлары ишетелә. Район башлыгы Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев һәм тантанага махсус килгән Кыш бабай белән Кар кызы ал тасманы кистеләр. Ә инде бераздан яңартылган күпердән сигнал биреп беренче машиналар үтте.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев