Бәхет-шатлыклар алып килсен!
Бәйрәм алдыннан хәбәрчеләребез, традиция буенча, газета укучылардан бу елның кайсы ягы белән истә калуы, киләсе елны нинди өметләр белән каршы алулары турында сораштылар.
Людмила Борюшкина, 2нче Болгар урта мәктәбе директоры:
- Узып бара торган ел минем өчен төрле вакыйгаларга бай булды. Беренче чиратта, безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында тугыз укучы медаль алуын билгеләп үтәсем килә. Аларның яртысы - алтын, калганнары көмеш медальгә лаек булды. Мондый хәл бик сирәк була. Алар укуларын дәвам итәләр, үзләре теләгән һөнәрне сайлап, югары уку йортларына кергән кичәге укучыларыбыз белән без бик горурланабыз. Шуңа күрә бу ел беркайчан да истән чыкмас, дип уйлыйм. Ә киләсе чыгарылышта медалистлар булырга охшамаган...
Күптән түгел мәктәп тормышында әһәмиятле вакыйга булды - безгә ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренә кертелү турында сертификат тапшырдылар. Бу безгә халыкара дәрәҗәгә чыгып, хәйрия, тарихи мирасны саклау һәм башка конкурсларда, проектларда катнашырга мөмкинлек бирә. Бу дәрәҗәгә ирешү шактый катлаулы булса да, мондый уңышка бер ирешкәч, тырышырга туры килә.
Гаиләмә килгәндә исә, быел спорт мастерлыгына кандидат исемен алган, күптән түгел генә егетләр арасында Идел буе федераль округының самбо буенча беренчелегенә үткәрелгән ярышларда җиңү яулаган улымның ирешкән уңышлары белән горурланам. Бу ничектер көтмәгәнрәк тә булды һәм монда Никитага спорт юлында дөрес юнәлеш бирә алган тренеры Владимир Федорович Борюшкинның өлеше зур.
"Алгарыш" проектын тормышка ашыру кысаларында бер төркем мәктәп директорлары белән бергә Финляндиягә баруым да истә калырлык булды. Хатирәләрне әледән-әле күңелемдә яңартам. Биредәге югары культура безне таң калдырды, безгә дә финнардан үрнәк алырга комачауламас иде. Мәсәлән, алар табигый байлыкларга бик сакчыл карыйлар. Белем бирүнең сыйфаты да бик югары, аларда начар укучы балалар бөтенләй юк...
Ни кызганыч, тормыш шатлыклардан гына тормый. Быел безнең гаиләбез зур югалту кичерде - әтием Виктор Павлович вафат булды. Без аның белән бик якын идек, шуңа күрә акыллы киңәшләре, ярдәме, мәзәкләрен әле дә юксынам. Киләсе елда мондый югалтулар булмасын иде. Бөтен кешегә иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телим.
Любовь Спиридонова, КФХ җитәкчесе (Отрада):
- Беренче чиратта, ел коры җәе белән истә калды, шуңа күрә бөртекле культураларның уңышы мактанырлык түгел. Сабан культураларының уңышы бөтенләй булмады диярлек, уҗым культуралары уңышы хисабына гына очны-очка ялгый алдык. Урып-җыю башлангач, яңгырлар китте. Шуңа карамастан, уңышны җыеп ала алдык. Игенче бит ул солдат кебек, һава торышының теләсә нинди көйсезлекләренә дә тиз күнегә, без дә авыл хуҗалыгын борчыган проблемаларны кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышабыз.
Сөт сату бәяләренең артуы безнең өчен бик файдалы булды. Хәзер без аны килограммын 20 сумнан сатабыз, ә бит узган елның шул ук чорында сөтнең килограммы нибары 10 сум тора иде. Сөт сату кассага акча кертүнең бердәнбер юлы булгач, файдасын шунда ук сиздек. Ә ит бәяләре кышын, киресенчә, кими. Бер үгез үстерү һәм симертү өчен шактый чыгым һәм вакыт таләп ителә, шунлыктан аны читтән килгән ит җыючыларга юк кына бәягә тапшырасы килми. Тик акча кирәк булгач, анысын да эшләргә туры килә...
Узган көз уҗым культураларын 140 гектарга чәчтек. Шытымнар кар төшкәнче шактый ныгып өлгерделәр, шуңа күрә киләсе елда уңышсыз калмабыз дип өметләнәм. Ә игенче өчен бу иң мөһиме.
Рәшит Зыятдинов, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры:
- Истә калырлык вакыйгалар быел күп булды. Минем өчен иң зур шатлык - шәкертләремнең кекусинкай карате төрен үзләштерүдә ирешкән уңышлары. Алар спортның бу төре белән теләп шөгыльләнәләр һәм вакыт бик аз үтсә дә, шактый югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Күпләр инде төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, тәҗрибәләрен бермә-бер арттырдылар. Кайберәүләр Балтачта үткән күнегү-өйрәтү җыеннарында катнашып, осталыкларын арттыра, үзләрен бердәм команда итеп тоя алдылар.
Шулай да минем өчен аларның спортта ирешкән уңышлары гына түгел, ә күз алдында чын егет булып үсеп җитүләре мөһим. Алар киләчәктә дә нык, көчле, чын ир-егет булырлар дип ышанасы килә.
Нәфисә Сәлахова, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе (Татар Такталы):
- Һәр ел үзенчә истә кала инде ул. Бу ел да шулай булды. Мәсәлән, үзем лаеклы ялга чыктым, ә кече улым Рафис Антоновка урта мәктәбен тәмамлап, бер авырлыксыз Казан технология университетының бюджет бүлегенә укырга керде. Моңа мин бик шат.
Ирем Хәлиулла белән инде озак еллар терлек-туар үрчетү белән шөгыльләнәбез. Бу эш бер дә җиңел түгел, шуңа күрә сөт сату бәясенең артуы үзебез өчен дә, авылдашлар өчен дә әйбәт яңалык булды. Хәзер күпләр үзләре җитештергән продукцияне сату исәбенә яшиләр. Сөт сату бәяләренең тиздән тагын да артачагы турында ишеткән идем, бу бик өметле яңалык. Димәк, терлекләр санын арттырсаң да була.
Валентина Татуева, хезмәт ветераны (Приволжск поселогы):
- Без быел ирем белән яшәү урынын алыштырдык. Йортыбыз тыюлык территориясендә булганлыктан, аны сүтәргә тиешләр, безгә башка йорт тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, күптән түгел җылы, барлык уңайлыклары булган яңа йортта яши башладык.
Ул нарат урманы янында урнашкан. Йорт янында сарае, базы, мунчасы да бар. Билгеле, үзебезнең акчаны да тотарга туры килде. Ни кызганыч, йортның вак-төяк кимчелекләре дә бар, аларны киләсе елда бетерергә вәгъдә иттеләр. Яңа елда шуңа өметләнеп торабыз.
Ә тулаем алганда, узган ел юбилейларга бай булды, без олыгайган көндә шәһәр рестораннарында күңел ачтык. Бик күңелле булды. Мондый көннәр якыннарыбыз тормышында да булыр әле, иң мөһиме - барысы да исән-сау булсын.
Марина Рогачева, Болгар музей-тыюлыгының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча менеджеры:
- Быел улыбыз Павел мәктәпне тәмамлады һәм БДИ тапшырып, югары балл җыйды. Ул үзе дә тырышты, мәктәп укытучылары да бик ярдәм иттеләр, рәхмәт аларга моның өчен. Хәзер Павел Ульяновск педагогия университетының тарих факультетында белем ала. Тырышлыгы бушка китмәде, ул бюджет бүлегенә керә алды. Ә кызыбыз Светлана узган ел кияүгә чыкты, быел Самара гуманитар академиясе дипломын алды. Киләсе елда яшь гаиләдә - бәби тууын, ә улыбызның имтиханнарны уңышлы биреп чыгуын көтәбез. Хезмәт хаклары да артса бик әйбәт булыр иде. Иң мөһиме, барысына да, аеруча әти-әниемә һәм туганнарыма, ныклы исәнлек уңышлар һәм бәхет телим.
Данила Комаров, Болгарның 1нче мәктәп укучысы:
- Бу ел миңа кышкы каникуллар алдыннан Казандагы чыршы бәйрәмендә булып кайтуым белән истә калды. Бәйрәмне безнең өчен "Нур" җәмәгать оешмасы оештырды, башка балалар белән бергә мин республика башкаласын күреп кайттым. Безгә бүләкләр дә тапшырдылар. Мәсәлән, миңа ике тәм-тәм тутырылган пакет һәм чаңгы бүләк иттеләр.
Моннан тыш, мине быел сәламәтлегем буенча өйдә укуга күчерделәр һәм минем яныма укытучыбыз Татьяна Павловна Смирнова килеп йөри. Ул барлык фәннәрне дә аңлатып бирә. Кулдан төрле әйберләр ясарга да өйрәтә, мин дә шактый әйберләр ясарга өйрәндем. Барысы өчен рәхмәт аңа, мин барлык кешеләрнең тормышта бәхетле яшәүләрен телим!
Гөлназ Төхвәтуллина, почта бүлеге җитәкчесе (Екатериновка авылы):
- Узган ел без өйдә ремонт ясап, тормыш шартларын яхшырттык. Хәзер шәһәрдәге кебек яшибез, теләсә кайчан душ та кереп чыгарга була. Мунчабыз булса да, аны кыш көне ягу мәшәкатьлерәк.
Киләсе елда барлык якыннарыма исәнлек телим. Акчасыз хәзер берни эшләп булмый, шуңа күрә хезмәт хаклары артса яхшы булыр иде. Без керемне күбесенчә шәхси ярдәмче хуҗалыктан алабыз, ә аны аз гына вакытка да ташлап китеп булмый. Шуңа күрә башкалар кебек туганнарыбыз янына, ял итәргә дә бара алмыйбыз... Бәлки, киләсе елда мондый мөмкинлек тә чыгар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев